Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
17 апрель , 11:00

Ватанга һәм туган телгә мәхәббәт тәрбияләү

Римма Гайфуллинаның хезмәт кенәгәсендә нибары ике язма бар. Тәүдә ул алты ел балалар бакчасында тәрбияче була, 2006 елдан бирле Келәш мәктәбенең рус һәм башкорт телләре һәм әдәбиятлары укытучысы булып эшли. 24 ел үз һөнәренә тугры кала. Әлеге һөнәргә тугрылык ана сөте белән кергәндер, мөгаен. Әнисе дә укытучы. Римма балачактан ук аның белән горурланган, аңа охшарга теләгән. Һәм хәзер ул ныклы итеп: «Укытучылык – ул минем булмышым» дип әйтә ала. Мәкаләнең дәвамын сайтта укыгыз

Ватанга һәм туган телгә мәхәббәт тәрбияләү
Ватанга һәм туган телгә мәхәббәт тәрбияләү

Римма Рәфыйк кызы, үз эшенең бик күп осталары кебек, үзе турында сөйләргә яратмый.

Безнең мәктәп бөек Мостай Кәрим исемен йөртә. Биредә эшләү үзе бер мәртәбә һәм җаваплылык, дип безне мәктәп эшчәнлеге белән таныштырды ул. Укытучылар коллективының гомуми бурычы Ватанга һәм туган телгә мәхәббәт тәрбияләү. Безнең мәктәптә төрле милләт балалары белем ала. Тел белгече буларак минем максатым – башка телләргә, мәдәниятләргә һәм илләргә карата хөрмәт тәрбияләү.  Мотлак укытылган рус һәм башкорт телләреннән тыш, безнең балалар инглиз һәм татар телләрен дә өйрәнә, ди ул.

Римма Рәфыйк кызы, башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, балаларны үзләре өчен туган тел булмаган телне мәҗбүр итмичә, аларга кызыклы булырлык итеп өйрәтүгә бөтен көчен сала.

Яшермим, кызганычка каршы, әдәби телдә иркен сөйләшүче укучылар бик аз. Әмма җирле халыкларның телен өйрәнергә теләүчеләр дә бар. Уеннар уйнаганда яки аралашкан вакытта балалар тәрҗемәгә мохтаҗ түгел. Иң мөһиме башкорт телен һәм әдәбиятын актив өйрәнүчеләрне интерактив аша кирәкле якка юнәлтү, ди ул.

Римма Гайфуллина билгеләп үтүенчә, мәктәп укучыларының инициативаларын Әлфия Мостафа кызы җитәкчелегендәге Мостай Кәрим фонды да хуплый. Төрле милләт укучылары бик теләп олимпиадаларда, фәнни-тикшеренү конференцияләрендә катнашалар, төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда җиңү яулыйлар, призерлар булалар.

Келәш авылының Мостай Кәрим исемендәге мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы күптән түгел югары һөнәри осталыгы өчен «Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы» дигән мактаулы исемгә лаек булды. Югары бүләкне аңа Башкортстан Республикасы Башлыгы хакимияте җитәкчесе Максим Забелин тапшырды. Мактаулы исем бирү үтенече белән Мостай Кәрим исемендәге фонд мөрәҗәгать итүен билгеләп үтик.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: