Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
16 апрель , 10:00

Иң мөһиме – ялкауланмаска

Филия һәм Илдар Урмановлар чыгышлары белән Сафар авылыннан. Шул авылда туып үскәннәр, мәктәп тәмамлаганнар. Югары белем алгач Уфада яшәгәннәр, берсе мәктәптә укытучы булып эшләгән, икенчесе ул вакыттагы Уфа авиация институтында фән белән шөгыльләнгән. Тормыш үз җае белән бара. Тәүдә уллары, бераз соңрак кызлары дөньяга килә. Яшь гаилә туган якны да онытмый, ике яклап та әти-әниләренә кунакка кайтып йөриләр. Бераздан дача сатып алалар, шәһәр ыгы-зыгысыннан соң бакчада мәш киләләр. Аннары авылдан җир алып сарымсак үстерәләр. Дәвамы сайтта

Иң мөһиме – ялкауланмаска
Иң мөһиме – ялкауланмаска

Бу участокның нинди зур ярдәм китерүен белсәң. Дача һәм әлеге җир участогы балаларны аякка бастырырга булышты. Мәктәптә эшләү һәм фән белән шөгыльләнү генә әлләни тәэмин итә алмаганда җир туендыручы да, табыш та китерүче булды. Иң мөһиме ялкауланмау һәм акыллы эш итү. 90-нчы елларны үзегез беләсез. Хезмәт хакы вакытында бирелмәде, бөтен әйбер дефицит иде, бик авыр булды. Ун ел эшләгәннән соң мәктәптән киттем, эшкуарлык белән шөгыльләнә, акча эшли башладым. Җирне дә онытмадым, дип сөйли Филия Урманова.

Ул сеңлесе Лилия Хәбирова белән әти-әнисе йортында помидор, кәбестә, борыч, кыяр үсентеләре үстерү белән шөгыльләнә башлый.

Бакчачылык белән мавыгу безгә картәнидән күчкәндер, мөгаен. Ул колхозның яшелчә-җимеш бригадасында озак еллар бригадир булып эшләде. Сеңлем белән без 25 елга якын төрле культуралар үстерү белән шөгыльләнәбез, ди ул.

Филия Урманова сүзләренә караганда, алар районлаштырылган орлыклар гына сатып алалар.

Тагын, совет чорыннан ук калган сортларны саклыйм. Алар бик сыйфатлы, югалтырга теләмим, ди ул.

Һәр савытка үсентеләрнең сорты һәм кайчан чәчелүе язып куелган. Уңыш әйбәт булмаса, алары башкача чәчелми. Ягъни, нинди дә булса сортны сатуга чыгарганчы, хуҗабикә аны башта үз бакчасында үстереп карап сыйфатын, ничек уңыш бирүен сынап карый.

Ун ел элек чәчәкләр үстерү белән шөгыльләнә башладым. Шулай ук сатуга да алып чыгам. Сирәк очрый торган бүлмә гөлләре һәм чәчәкләр үстерәм. Орлыкларны махсус кибетләрдән заказ биреп кайтартам. Сүз уңаеннан, үсентеләр өчен җирне урманнан алабыз. Аңа төрле биокушылмалар өстибез. Химик ашламалар кулланмыйбыз, – ди ул.

Урмановлар авылда йорт төзеп бетергәч һәм пенсиягә чыкканнан соң ныклап бакчачылык һәм хуҗалык эшләре белән шөгыльләнә башлаганнар. Бүгенге көндә аларның бакчасында биш теплица бар. Кояшлы верандада меңләгән үсенте үсеп утыра. Монда помидорлар да, төрле сортлы кәбестәләр дә, болгар борычы һәм ачы борыч, теплицада һәм ачык җирдә үстерелә торган кыяр, төрле чәчәк үсентеләре дә бар.

Шушы көннәрдә тәүлеклек бройлер чебешләр алып кайттык, соңрак индоүрдәкләр, күркәләр һәм казлар сатып алачакбыз. Абзарда ел әйләнәсе тавыклар асрыйбыз, ди горурлык белән хуҗабикә. – Безнең гаиләдә һәр-беребез, мин дә, ирем дә үз эшен белә. Тормыш иптәшем өчен язмышыма рәхмәтлемен, ди Филия Урманова.

Без сөйләшеп торган арада хуҗа кеше, Илдар Зәки улы, йорт алдындагы эшләр белән мәшгуль иде.

Көз җитүгә шау-гөр килеп каз өмәсе үткәрәбез. Туганнар, күршеләр ярдәмгә килә, үзебез дә аларга барабыз. Кичләрен бәйрәм оештырабыз, ди ул.

Гәзит укучыларыбызга бу гаилә ел буе хуҗалык эшләре белән мәш килеп ял итәргә дә, үзләре өчен яшәргә дә оныта кебек тоелырга мөмкин. Ләкин бер дә алай түгел!

Кышын, барлык хуҗалык эшләре тәмамлангач, сәяхәт итәргә яратабыз. Дистәләгән илдә булдык, Рәсәйдә һәм чит илләрдә бик күп матур урыннарны күрдек. «Башкортстанда озын гомерлелек» программасы буенча республикабызның күп урыннарына, шулай ук Белоруссиягә бардык. Якты тәэссоратлар җитәрлек. Белоруслар бик кунакчыл, дустанә халык. Күңелсез яшәмибез. Эшләргә дә, ял итәргә дә тырышабыз, диләр алар.

Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: