Чишмэ
+6 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
15 апрель , 11:00

Җылы гаилә учагында

Шөнгәккүл авылында үрнәк булырлык тату, бердәм һәм бер-берсе өчен өзелеп торган гаилә яши. Сүз үзләренең өч баласыннан тыш, тәрбиягә өч бала алган Чернобровиннар гаиләсе турында бара. – Апам фаҗигале рәвештә һәлак булды, – дип сөйли башлады гаилә башлыгы Александр Чернобровин, – һәм безнең алда нәрсә эшләргә – аның сабыйларын балалар йортына тапшырыргамы яки үзебезгә алыргамы дигән сорау туды, – дип сүзгә кушылды аның тормыш иптәше Ольга Владимировна. Дәвамы сайтта

Җылы гаилә учагында
Җылы гаилә учагында

 

Гаилә әгъзалары барысы бергә җыелып сөйләшкәч, балаларны үзләренә тәрбиягә алырга дигән карарга киләләр.

Уйлап та торасы түгел. Безне тәрбияләп үстердегез, без чыгып

киткәч яныгызда сеңлебез генә кала, икетуганнар да артык булмас, – дигәннәр зур уллары.

Александр Никола-евич Чечня Республикасындагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан кеше. Армиядән соң хәрби бүлекчәдә эшләвен дәвам иткән. Пенсиягә чыккач, туган якларына кайткан һәм менә берничә ел инде Шөнгәккүл чимал базасында хезмәт куя. Ольга Владимировна авыл мәктәбендә өлкән пионервожатый булып эшли.

Алар ике ул, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр, улларының үз гаиләләре бар. Бүгенге көндә алар махсус хәрби операциядә катнашалар. Зур уллары белән киленнәре онык бүләк иткән. Төпчек кызлары Валерия Шөнгәккүл мәктәбенең тугызынчы сыйныфында укып йөри.

Уфа сәүдә-икътисад колледжына укырга керергә телим, ди ул.

Әти-әнисе аның белән горурлана, кызыбыз тырыш, волонтерлык белән шөгыльләнә, өлкән яшьтәге кешеләрне карарга ярдәмләшә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшли, диләр.

Тәрбиягә алынган балалар «Яңа гаиләдә ничек яшисез?» дигән сорауга бертавыштан: «Без үз өебездә, үз гаиләбездә кебек. Әти белән әни безне, без аларны яратабыз», дип җавап бирделәр.

Чернобровиннарның сүзләренә караганда, балалар кечкенәдән эшкә өйрәнеп үсәләр. Һәркайсының үз вазифасы бар. Кызлар әниләренә, малайлар әтиләренә ярдәм итә, бергәләп бакчада эшлиләр.

Уртак эш гаиләне берләштерергә ярдәм итә. Балалар эш белән генә һәрнәрсәдә уңышка ирешергә мөмкин булуын аңлыйлар. Үз йортыбызны җиде ел буена төзүебез турында беләләр. Аның каравы, хәзер һәркемнең үз территориясе, малайларның һәм кызларның үз бүлмәләре бар, диләр алар.

Әйтергә кирәк, аларның йорты шактый зур.

110 квадрат метр мәйданлы. Башта бәләкәйрәкне төзергә уйлаган идек, аннан соң, алдан сизенгән кебек, нәкъ менә шундый зур йорт төзергә булдык, диләр Чернобровиннар.

Буш вакытларында алар бергәләшеп табигать кочагына ял итәргә дә чыгалар.

Бөтен гаиләбез белән сыярлык зур палатка сатып алдык. Гадәттә табигатьтә төн кунарга калабыз. Балык тотабыз, уха пешерәбез, су коенабыз, шул рәвешле ял итәбез, ди елмаеп гаилә башлыгы.

Балалар бик актив. Малайлар абыйларыннан калган турникта шөгыльләнәләр.

Барыбыз бергә җыелышып пилмән ясарга яратабыз. Бу үзенә күрә бер гореф-гадәт. Кызлар белән кухняда төрле тәмле ризыклар пешерәбез. Балалар борщ һәм токмачлы аш яраталар, дип елмая Ольга Владимировна.

Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: