Ә өченче сыйныф укучылары өчен Регина Олег кызы Хәлиуллина нинди соң ул?
Укучылар белән кечкенә эксперимент үткәрергә булдык. Укытучының журналистны балалар янында калдырып, сыйныфтан чыгып торуын үтендек. Без биргән сорауларга балалар: «Регина Олег кызы игътибарлы, матур, акыллы, ул безнең зирәк булуыбызны тели, сыйныфка яңа укучы килсә, аңа күбрәк игътибар бирә, укучылары киләчәктә яхшы һөнәр алсыннар һәм һәр нәрсәгә үзләре ирешсеннәр өчен бар көчен сала, тырыш, һәркемгә тәртибен төзәтергә мөмкинлек бирә, үзен укучылардан өстен куймый», дип җавап бирделәр.
Регина Хәлиуллинага һөнәр сайлауда үзенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Наталья Кузнецова ярдәм иткән.
– Аның тырышлыгы белән төпле белем алдым һәм башка һөнәр турында уйламадым да, – ди Регина. – Балалар белән эшләүдә, минем өчен иң мөһиме, аның шәхес булып үсүе. Укытучы ул педагог кына түгел, ә аларның игътибарын җәлеп итеп чаралар оештыручы да. Чөнки көн дәвамында бөтен сыйныфның игътибарын җәлеп итеп, үзеңә каратып тоту җиңел түгел. Дәресләр уңышлы үзләштерелсә, укучылар да канәгать һәм ата-аналар да тыныч.
Регина Хәлиуллина әти-әниләргә һәм картәни-картәтиләргә укудагы кайбер уңышсызлыкларга карата бераз түземлерәк булырга, балаларны яратырга киңәш итә. Балалар, һичшиксез, бәхетле булырга тиеш, ди ул.