Чишмэ
+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
10 апрель , 10:00

Тынгы белмәс староста

Салих авылы старостасы белән танышу кызыклы булды. Алкин авыл Советы биләмәсендә актив, ярдәмчел кеше буларак аның кандидатурасын тәкъдим иттеләр. Очрашу турында сөйләшү, эше турында сорашу өчен үзенә шалтыраттым.  70 яшьтән өлкәнрәк булуын белә идем, телефоннан яшьләрчә көр тавыш җавап бирде, тик очрашып сөйләшүдән баш тартты. – Иртәгә булмый, бәләкәй кызымны дәваханәгә алып барырга кирәк, – диде ул. Аптырашта калдым, дип кенә әйтсәм, бик үк дөрес булмас. – Әйе, минем тугыз яшьлек кызым бар, ә үземә 77 яшь, – дип ачыклык кертте ул. Соңрак шалтыратып гафу үтенде һәм безне кунакка чакырды. Озак та үтми Салих авылында идек инде. Безне хуҗабикә каршы алды, түргә узарга чакырды һәм тормыш иптәше Расих Гобәйдулла улы белән таныштырды. Дәвамы сайтта

Тынгы белмәс староста
Тынгы белмәс староста

Расих Заһиров Салих авылында күп балалы гаиләдә туып үскән.

Әнием ун бала тапкан, кызганычка каршы, өчесе сабый чакта үлгән. Җидебез яхшы тәрбия, белем алып, лаеклы кешеләр булып үстек. Әти «Марс 2» колхозының беренче рәисе булган. 1942 елда фронтка киткән. Икенчегә авыр яраланганнан соң, хәрби хезмәткә яраксыз дип, сугышчыларны фронтка әзерләү өчен Тоцки шәһәренә җибәрелгән. 1945 елда демобилизацияләнгән. Сугыштан соң авыл Советы рәисе булып эшләгән, дип сөйләде ул.

Расих Заһиров авыл мәктәбенең җиде сыйныфын тәмамлагач, арытаба уку өчен Уфага китә. Балта остасы-станокчы һөнәре ала. Соңрак электрик белгечлеге буенча 11-нче һөнәри-техник училище тәмамлый һәм 25 ел буена Бельск агач эшкәртү комбинатында электрик булып эшли. Бер-бер артлы улы һәм кызы туа, гаиләсе белән агач баракта яши, 11 ел эшләгәннән соң, ниһаять, фатир алалар. Тынгы белмәс ир телевизорлар төзәтүче мастер һәм суыткычлар ремонтлау буенча белгеч һөнәрен дә үзләштерә.

Көнкүреш техникасын ремонтлап гаилә бюджетына өстәмә акча эшли идем, дип искә ала ул.

1988 елда ул вахта ысулы белән төньякта эшли башлый, 22 ел гомер бер мизгелдәй уза. Шәхси тормышында да күп нәрсәләр үзгәрә. Тормыш иптәше белән аерылыша. Туган авылында яңа йорт төзи, аннары өйләнә, кечкенә кызы дөньяга килә...

2010 елда, Салих авылына күченеп яши башлаганнан соң, гражданнар җыенында бертавыштан диярлек авыл старостасы итеп сайлана.

Авыл старостасына эш җитәрлек. Бу көндәлек хезмәт.

Беренчедән, авыл урамнарында тәртип булдыру. Чүп-чар ташламауларын, юллар торышын күзәтү мөһим. Яз башы

белән йорт яны территорияләрен җыештырабыз. Ел саен 2 майда зиратта өмә үткәрәбез. Машина арбасына төяп чүп-чар түгәргә туры килә. Авыл мәдәният йортында чаралар үткәрүдә ярдәм итәбез. Ураза гаете якынлашуга бәйрәм уздыруга әзерлек башлана. Авылда мәчет төзелешенә дә әзерлек бара. Җаваплы эш, сыйфатлы итеп башкарып чыгарга кирәк, дип авыл тормышы белән таныштырды ул.

Расих Заһиров белән авыл урамнарын ураганда Тимергали Әрдәшировны очраттык.

Старостабыз тынгы белмәс кеше. Безне, өлкәннәрне онытмый, аның кайгыртуын даими тоябыз. Үзе дә безгә тик торырга ирек бирми. Өлкән яшьтә булуга карамастан, аңа булышырга тырышабыз, диде авыл карты.

Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: