Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
8 апрель , 15:00

Эштә дә, тормышта да үрнәк

Алкин авыл Советы биләмәсе башлыгы Диләрә Бикташева тумышы белән Учалы районыннан булса да, Чишмә җире дә аңа туган ягы кебек күңелгә якын төбәк. Ул Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының бишенче курсында укыганда Чишмә егетенә кияүгә чыга. Институт тәмамлаганнан соң алар, яшь белгечләр буларак, Уразбахты авылына эшкә кайталар һәм хезмәт эшчәнлеген Салават исемендәге колхозда башлыйлар.

Эштә дә, тормышта да үрнәк
Эштә дә, тормышта да үрнәк

Яшь гаиләгә фатир бирәләр, тормыш әкренләп үз җае белән бара. Бер-бер артлы ике кызлары дөньяга килә, яшь хатын хуҗалык эшләре белән мәшгуль була.

Тормыш иптәше берникадәр вакыт фермерлык белән шөгыльләнә. Ә Диләрә Зиннәт кызы хуҗалыктагы сөт эшкәртү цехына мөдир булып эшкә чыга. Әлеге цехта сөт эшкәртелә һәм әзер сөт продукциясе сәүдә нокталарына озатыла.

Печән чаптык, чөгендер утадык, мал азыгын да үзебез ташыдык. Безне бер эш тә куркытмады, – дип искә ала Диләрә Бикташева.

Берникадәр вакыттан соң, тормыш иптәше фермерлык эшеп ташлап, терлекчелек комплексына җитәкчелек итә башлый.

Эшем тынгысыз булды. Өйгә төнге өчтә генә кайткан чаклар да була иде, ди ул. – Бервакыт әтием «Күпме болай эшләргә була? Бер тыныч көнең дә юк. Балаларыңа игътибар җитми, кызлар үстерәсең бит», диде.

Менә шунда инде мин-минлегем уянды, дип елмайды Диләрә Зиннәт кызы. Авыл Советы рәисе булу уе белән үз кандидатурамны тәкъдим иттем. Имзаларны да үзем җыйдым. Халык хуплады. Биш ир-ат кандидат арасында берүзем булдым. Һәм сайлауларда җиңеп чыктым! Хуҗалык җитәкчеләре авыл биләмәсе башлыгы вазифасына кандидатурамны хупладылар. Менә шулай итеп, 2007 елдан бирле әлеге вазифада эшлим, ди ул.

2009 елда аның тормыш иптәше кинәт вафат була.

Бик авыр булды. Тормышыбыз төптән үзгәрде, тик өметсезлеккә бирелмәдек, дип ачынып искә ала ул.

Кызлары үсеп кияүгә чыга, гомер үтә, тормыш шулай дәвам итә.

Хәзер мин биш оныкның картәнисе, дип елмая мәкаләбез герое.

Безнең биләмәдә 15 авыл, 70 бакчачылык ширкәте бар. Аларда прописка буенча 4000гә якын кеше яши, тагын шулкадәренең яшәү урыны башка урында теркәлгән,

әмма алар даими рәвештә безнең торак пункт территориясендә торалар. Төрле халык бар. Һәркайсы белән уртак тел табарга туры килә. Гомумән, кешеләр белән тыныч эшләргә, сүзләрен тыңлый белергә, тавыш-гаугасыз, кычкырыш-талашсыз аралашырга кирәк. Безнең авылда намуслы кешеләр күп. Кирәк булганда алардан ярдәм сорыйм, әлегә кадәр кемнең дә булса тупас рәвештә баш тартканы булмады. Һәркем кулыннан килгәнчә шәхсән миңа һәм биләмә эшендә ярдәм итәргә тырыша. Авыл старосталары да актив эшлиләр, диде ул.

Безнең белән сөйләшкән арада Диләрә Зиннәт кызына әллә ничә тапкыр эш буенча шалтыраттылар. Ул агымдагы мәсьәләләрне дә хәл итәргә өлгерде.

Районыбыз авыл биләмәләренең берсендә эшләүче бердәнбер җитәкче хатын-кызны без менә шундый сыйфатта күрдек.

Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: