Чишмэ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
5 апрель , 11:43

Йөз яшьлек юбилей

1 апрельдә Алкин-2 авылында яшәүче Закирә Әхмәтшина гомер бәйрәмен – бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте. Ул Бөек Ватан сугышы чорында һәм сугыштан соңгы елларда зур сынаулар кичергән буын вәкиле, бар гомерен колхозда эшләүгә багышлаган.

Йөз яшьлек юбилей
Йөз яшьлек юбилей

1 апрельдә Алкин-2 авылында яшәүче Закирә Әхмәтшина гомер бәйрәмен бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте.

Озын гомерле әбине шул уңайдан тәбрикләү өчен туганнары гына түгел, районның ветераннар советы вәкилләре дә килделәр. Район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров та котлау сүзләрен җиткерде.

Закирә Әхмәтшина Бөек Ватан сугышы чорында һәм сугыштан соңгы елларда зур сынаулар кичергән буын вәкиле. Ул бар гомерен колхозда эшләүгә багышлаган, ерак сугыш елларында аны, җиденче сыйныфны гына тәмамлаган кызны, бригадир итеп куйганнар, – дип сөйләде район җитәкчесе туган көнен билгеләүче юбиляр турында.

Сугыш елларында ул кар астында калган ашлык көлтәләрен ташыганда аякларын туңдырган һәм шуннан бирле чатан калган. Ләкин моңа игътибар итми тормыш көткән: йорт эшләрен башкарган, бакча караган, мал-туар, кош-корт асраган, бәйләү, тегү белән шөгыльләнгән.

Закирә Әхмәтшина ике бала кыз һәм ул үстергән, бүгенге көндә аның биш оныгы һәм җиде туруны бар.

Ул, авыр тормыш юлы үтүгә карамастан, беркайчан да төшенкелеккә бирелмәгән, көннәре эш белән үткән. Әле булса тирә-юньдәгеләрне үзенең ныклыгы белән сокландыруын дәвам итә, – дип билгеләп үтте Ришат Мансуров һәм әбигә ныклы сәламәтлек, күңел җылылыгы һәм якыннарының кадер-хөрмәтендә яшәвен теләде.

Йөз яшьлек юбилей
Йөз яшьлек юбилей
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: