Халидә апа башта моңа ризалашмаган, үзе урынына зур кызы Гөлсинәне җибәрергә уйлаган. Ләкин балалары әниләрен үгетләп күн-дергәннәр.
Һәм менә Халидә Каспранова билгеләнгән вакытта Маринаның ямьле студиясендә кәнәфидә утыра иде. Халидә апа әйтүенчә, ул беркайчан да бизәнмәгән, хәтта битенә крем да сөртмәгән, матурлык салоннарына бару турында сөйләп тә торасы юк. Ә Марина моңа кадәр беркайчан да косметика кулланмаган өлкән яшьтәге хатын-кызны бизәндереп карарга хыялланган. Шулай итеп стилист эшкә тотынды.
Ул сөйкемле клиентның табигый матурлыгын һәм йөз төзелешен ассызыклап, бизәндерергә кереште. Халидә апа күз алдында яшәреп китте. Аңа балалары, оныклары һәм туруннары шалтыратып тордылар, бигрәк тә түземсезләре берничә тапкыр студиягә кереп чыктылар, чын күңелдән соклануларын белдерделәр. 77 яшьлек ханымга ясалган макияж һәм прическа аның табигый матурлыгын тагын да ассызыклады.
Марина Белаш белән Халидә Каспранова күптәнге дуслар кебек саубуллаштылар һәм аның 80 яшьлек юбилее алдыннан тагын әлеге салонда очрашырга сүз куештылар.