1983 елда кулына аттестат алгач, Чувалкип егетенә кияүгә чыга һәм яшьләр шул авылда яши башлыйлар. Уллары туа, ире колхозда шофер, ә ул башта сөтчелек фермасында лаборант, аннары колхоз ашханәсендә пешекче булып эшли.
Яшь гаилә авылдан чыгып китәргә ниятли, һәм 1986 елда алар Үзбәкстанга күчеп китәләр. Ләлә педагогия училищесын тәмамлап, балалар бакчасына тәрбияче булып урнаша. Берникадәр вакыттан соң икенче балалары – кызлары дөньяга килә. Советлар Союзы таркалгач, 1992 елда яшьләр кире Башкортстанга кайталар.
– Үз илебезгә кайткач чит ил кешеләре булып чыктык, унбер ел буена Рәсәй гражданлыгы бирүләрен көттек, – ди Ләлә Зинур кызы.
Көч-куәтләре ташып торган яшьләр поселоктагы төзелеш оешмаларының берсенә шофер һәм штукатур-буяучы булып эшкә урнашалар.
– Тәрбияче һөнәре буенча эш табылмады.
Безгә кечкенә җир участогы булган шәхси йорт бирделәр. 2004 елда предприятие ябылгач, Уфага йөреп төзелештә эшли башладым, – дип искә ала Ләлә Сәфәрҗанова.
Ул тугыз ел буена көн саен шәһәргә эшкә йөри, командировкаларга җибәрелгән чаклары да була. Ләкин, авырлыкларга бирешмичә тырышып хезмәт куя.
Ул вакытта инде ялгыз кала, балаларын аякка бастырырга кирәк була. 2015 елда районның «Торак сервис» җәмгыятендә штукатур-буяучы булып эшли башлый. Бүгенге көндә ул бу оешмада бригадир вазифасында.
– Уфада эшләгәндә үк штукатур-буяучылар курсын тәмамладым. Үз эшемне бик яратам, нәтиҗәсен күреп шатланам. Кайвакыт объектка килгәч, андагы шыксызлыкны, пычраклыкны, ямьсез стеналарны һәм идәннәрне күреп ис китә. Ә без ремонтлаганнан соң гөл кебек була, – дип елмайды мәкаләбез герое.
Ләлә Зинур кызының улы белән кызының инде хәзер үз гаиләләре бар. Бүгенге көндә ул алты оныкның яраткан картәнисе.
– Туганнарым белән кардәшлек җепләрен өзмибез. Без туып-үскән йортта гаиләсе белән абыем яши, авылга еш кайтып йөрибез, очрашып торабыз, бакча карыйбыз, бик тату яшибез, – диде ул.
Без сөйләшеп торган арада Ләлә Сәфәрҗанова янына участок мастеры килде, яңа объектка күчү турында сөйләштеләр. Аларның сөйләшүеннән аның фикерен игътибарга алулары, эш буенча киңәшләшүләре аңлашылды.
«Кышкы салкыннарда һәм эссе җәйләрдә штукатур булып эшләве авыр түгелме?» дигән соравыма «Кыенлыклар һәрвакыт була, әмма без аларны җиңеп чыгабыз», дип җавап бирде ул.