Чишмэ
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
28 март , 15:12

Якташыбызның яңа китабы дөнья күрде

Күптән түгел якташыбыз Фәнүзә Якупованың «Яшен уты» дип аталган тагын бер китабы басылып чыкты. Анда «Соңгы сагыш», «Сихри көч», «Гыйбрәтле хата», Тормыш сикәлтәле ул», «Көтелмәгән кунак», «Әрнү катыш үкенү» һәм башка хикәя-повестьлары, бик күп шигырьләре һәм багышлаулары урын алган, алар арасында Тукайга, Муса Җәлилгә, Зәйнәп Биишевага, туганнарына, таныш-белешләренә атап язганнары да бар. Фәнүзә ханым «Чишмә» гәзите редакциясе белән күптәннән хезмәттәшлек итә, туган ягына юл төшкән саен яңа шигырьләрен, хикәяләрен калдыра. Фәнүзә Тимергали кызы Якупова 1953 елның 14 мартында Чишмә районының Слак авылында дөньяга килгән. Дәвамы сайтта 

Якташыбызның яңа китабы дөнья күрде
Якташыбызның яңа китабы дөнья күрде

Алты балалы, ишле гаиләдә тәрбия алган. Мәктәптә укыганда ук «Ялкын» балалар журналында кечкенә хикәяләре басылып чыккан. Әтисе - Бөек Ватан сугышы инвалиды. Бик белемле, сәләтле, моңлы тавышлы булган. Үзлегеннән гармунда, скрипкада, мандолинада һәм курайда уйнарга өйрәнгән, тугыз яшеннән шигырь, бәетләр язган. Әнисе Әминә Дим буендагы бәләкәй генә башкорт авылыннан. Ул да бик чая һәм уңган булган, җырлар язган, кубызда уйнаган.

Фәнүзә ханым хезмәт юлын Чишмә шикәр заводында Оператор булып башлый. Аннары озак еллар Уфа киҗе-мамык фабрикасында хезмәт сала. Лаеклы ялга чыкканнан соң Туймазы районының Собханкул авылында яши, чәчмә әсәрләр яза башлый. «Чишмә», «Туймазы хәбәрләре» гәзитләрендә шигырьләре басылып чыга, җырлар да иҗат итә. Үзешчән композитор, Башкортстанньң атказанган артисты Булат Махиянов аның шигырьләренә көйләр яза. Моңлы тавышы белән район, төбәк, республика дәрәҗәсендә үткән бәйгеләрдә, фестивальләрдә катнашып грамоталар, дипломнар яулый.

2016 ел ахырында «Язмышыма юктыр үпкәм» исемле китабы дөнья күрә. 2018 елда «Язмышлардан юктыр узмыш», 2019 елда «Гомер баскычлары» китаплары басылып чыга. 2013 елдан башлап ул «Алтын башак» әдәби берләшмәсе әгъзасы булып тора.

 

Фәнүзә Якупова иҗат дөньясына, шактый өлкәнәйгәч, язгы чишмәдәй ургылып килеп керде. Махсус белемгә ия булмаса да, йөгерек, җор, халыкчан тел белән язылган хикәя-повестьларында тормышны җанлы, истә калдырырлык образлар аша чагылдыра, авыл тормышын үзенә генә хас самимилек белән сурәтли. Әсәрләрендә туган төяген, яшьлеген сагыну балачак хатирәләре белән үрелеп бирелгән.

Бөек Ватан сугышы ветераны, фронттан авыр яралар белән кайтып, бакыйлыкка күчкән әтисенең иҗади мирасын халыкка таныту өстендә дә күп эш башкарган ул. Аның шигырьләрен аерым китап итеп бастырган, әлеге җыентыгына исә әтисенең авыл халкы турындагы истәлек-язмаларын керткән. Фәнүзә Якупова үзен шигърият дөньясында да сынап карый. Әлегә каләмен шомарту өстендә күп эш башкарасы бар, әмма ул даими эзләнү өстендә”, дип язган аның турында яңа китаптагы кереш сүздә «Туймазы хәбәрләре» гәзите хезмәткәре Рәфинә Хөсәенова

 

Хөрмәтле Фәнүзә Тимергали кызына ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс шатлыклар, иҗади уңышлар телибез. иҗат чишмәләрегез һәрвакыт ургылып аксын, киләчәктә дә яңадан-яңа әсәрләрегез белән сөендереп торырга язсын!

Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: