Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
22 март , 09:22

Клиентларының ышанычын яулаган таксист кыз

Менә берничә ел инде Чишмә таксистлары арасында сөйкемле кызны очратырга мөмкин. Әмин авылыннан Диләрә Билалова эшләгән елларында хезмәттәшләренең хөрмәтен һәм клиентларының ышанычын яулап өлгергән инде. Ул диспетчер да, такси йөртүче дә булып эшли. Адресларны, телефон һәм машина номерларын һәрвакыт хәтерендә тота, бу һөнәргә бәйле, ди ул. Чишмә поселогын ул үзенең биш бармагы кебек белә, ләкин бу вакыт һәм тәҗрибә белән килгән. Үзенә карата яхшы мөнәсәбәттә булуларын бәяли, чөнки таксистларның күбесе ир-ат, ләкин алар аны кабул иткәннәр һәм кирәк булганда һәрчак ярдәмгә киләләр. Аның белән бер таксопаркта эшләмәүчеләр дә ярдәм кулы суза.

Клиентларының ышанычын  яулаган таксист кыз
Клиентларының ышанычын яулаган таксист кыз

Диләрә тумышы белән Аскын районыннан. Ун ел элек безнең якларга кияүгә чыккан.

Белеме буенча башлангыч сыйныфлар укытучысы һәм логопед. Уфада балалар бакчасында эшләгән. Кияүгә чыкканнан соң Авдон кошчылык фабрикасында, шул вакытта ук таксида да эшләп алган. Ә соңгы берничә елда бу эш аның төп табышына әйләнгән.

Беренче чиратта, Диләрә кайгыртучан ана. Аның авиация техникумы студенты булган зур улы һәм өченче сыйныфта укучы кызы бар. Кызын ул, вакыт табып, атнага берничә тапкыр сәнгать мәктәбенә бию түгәрәгенә йөртә.

Таксида эшләү Билаловлар гаиләсенең тормыш ритмы белән җайга салынган, әмма, мәкалә герое сүзләренә караганда, бу яшәү өчен акча эшләү юлын сайлаганда хәлиткеч фактор булмаган.

Мин аралашучан кеше. Кешеләр белән сөйләшергә, танышырга яратам, күңелләрен күтәреп җибәрерлек сүзләр әйтергә тырышам. Кайберәүләрнең күңел серләрен бушаткан чаклары була. Җаваплылык тоям, үз гомеремдә кайда гына эшләсәм дә, эшкә намус белән карыйм. Чишмәлеләрнең җылы карашын һәм ышанычын тою күңелгә рәхәтлек бирә, дип үзе турында сөйләде ул.

Диләрә Билалованың руль артына утыруына 16 ел булган. Ул Бөре дәүләт социаль-педагогия академиясенең өченче курсында укыганда ук кулына машина йөртү турында таныклык алган. Студент чагында аңа, бик күпләр кебек, юлда машина туктатып кайтып йөрергә туры килгән. Шул вакытта ул үзе дә шофер булырга карар иткән.

Халыкара таксистлар көнендә Диләрә эшләгән такси хезмәте туган көнен бәйрәм итә, шул уңайдан ул хезмәттәшләрен чын күңелдән котлый, хәвефсез юллар һәм күңелле юлдашлар тели.

 

Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: