Чишмэ
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
18 март , 11:00

Дәрьяларны гизгән якташ

19 мартта илебездә су асты көймәсе диңгезчеләре көне билгеләп үтелә. 1906 елда нәкъ шул көнне су асты көймәләре император Николай II указы белән хәрби флот кораблары квалификациясенә кертелә. Бүгенге мәкаләбез хәрби флот тәүге атом субмариналары алган алтмышынчы елларда су асты корабында хезмәт иткән якташыбыз турында. Фотода - Флүрә һәм Нәкыйп Монзаровлар. Дәвамы сайтта  

Дәрьяларны гизгән якташ
Дәрьяларны гизгән якташ

 

Нәкыйп Монзаров Сафар авылында туып үскән. 1961 елда урта мәктәпне тәмамлагач, хәрби комиссариат аны шоферлар курсларына укырга җибәрә. Укып бетерүгә авылга шофер булып эшкә кайта.

– Минем беренче машинам «ЗиС-5» иде. Соңыннан башкалары да булды, әмма беренчесе гомерлеккә истә калды. Аңарда ике ел йөрдем, – дип хатирәләре белән уртаклашты Нәкыйп Барый улы.

1963 елның җәендә Нәкыйпне армия сафларына алалар.

– Хәрби комиссариатта чакта ук диңгез флотына алынуыбыз турында игълан иттеләр. Уфадан эшелон белән Мәскәүгә, аннан Кронштадтка укырга җибәрделәр. Әзерлек тугыз ай дәвам итте. Су асты көймәсенә кагылышлы бар нәрсәне өйрәттеләр. Кок та, автопилот операторы да, торпеда бүлеге командасы старшинасы була. Анда бер-беребезне йөз процент алыштырырга туры килде, – ди диңгезче.

Укуын тәмамлагач Нәкыйп Монзаровны Төньяк флотка җибәрәләр. Атом су асты көймәсендә хезмәт итәргә туры килә.

– Автоном йөзүләр гадәти эш иде, 2-3 айга диңгезгә чыга идек. Күп вакыт дус илләргә корал ташыдык. Кайсы илнең портына килеп тукталачагыбызны алдан ук белеп, шул дәүләтнең хәрби формасын кия идек. Һәр походка оркестр белән «Славянканың хушлашуы» маршын уйнап, тантаналы рәвештә озаталар һәм шулай ук каршы алалар иде, – дип искә ала ул.

Мәкаләбез герое шул рәвешле дүрт ел ярым диңгез флотында хезмәт итә.

– Аннары морякларны биш елдан дүрт елга кадәр хезмәт итүгә күчерү башланды, шуңа күрә миңа дүрт ел ярым хезмәт итәргә туры килде, – ди Нәкыйп Монзаров.

Хезмәт иткән чорда аңа дүрт тапкыр Мәскәүдә Кызыл мәйданда үткән парадта катнашырга туры килә. Хәрби бурычларын үтәгәне һәм парадларда катнашканы өчен бик күп грамоталары бар.

Армиядән кайтканнан соң ул читтән торып Башкорт дәүләт авыл хуҗалыгы институтының механизацияләү факультетына укырга керә һәм шул ук вакытта колхозда шофер булып эшли. Ләкин гаилә хәлләре буенча икенче курстан соң укуын ташларга мәҗбүр була. 1972 елда өйләнеп гаилә корып җибәрә. Яшьләр картәтиләреннән калган иске генә йортта яши башлыйлар. Ә дүрт елдан соң яңа йорт төзеп керәләр. Ике ул һәм бер кыз үстерәләр. Тормыш иптәше Флүрә Фәрит кызы гомер буе Сафар мәктәбендә укытучы булып эшли. Уллары Эчке эшләр министрлыгында хезмәт куя, икесе дә югары белемле, икешәр дипломга ия. Кызлары башта педучилище, аннары пединститут тәмамлап авылда укытучы булып эшли. Алты оныклары ял һәм бәйрәм көннәрендә картәтисе белән картәнисе янына кайтып йөриләр.

Флүрә һәм Нәкыйп Монзаровлар бүгенге көндә авылда мал-туар асрап, умарта тотып матур гомер кичерәләр

Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: