Чишмә поселогыннан Идая һәм Рәшит Вәлиуллиннар, Айсылу һәм Әлтәф Габидуллиннар, Игнатовкадан Зәкия һәм Салават Бикбулатовлар, Мәҗидә һәм Әскәт Нигъмәтуллиннар, Уразбахтыдан Тәскирә һәм Зинфир Имаевлар, Чишмә авылыннан Галия һәм Вәзит Төхвәтуллиннар – ярты гасыр буена бер-берсенә терәк булып яшәгән, кайгылы вакытларда да, шатлыклы мәлләрдә дә бергә булган матур парлар.Бу көнне аларга бик күп чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырылды, җылы сүзләр һәм теләкләр әйтелде.
Өлкән яшьтәге парлар үзләре дә тантанага җыелучыларны җырлар, шигырьләр һәм дәртле биюләр белән шатландырдылар, рәхмәт белдерделәр. Идая Вәлиуллина, Салават Бикбулатов, Зинфир Имаев һәм Айсылу Габидуллина аеруча аерылып тордылар.
Чара ахырында туй вальсы яңгырады, ярты гасыр бергә яшәгән парларның бер-берсенә карата хөрмәтле мөнәсәбәте һәм җылы карашы һәркемдә соклану уятты.