Чишмэ
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
4 март , 12:24

Һәр эшкә зур җаваплылык белән карый

Авыл старостасы – халык һәм хакимият органнары арасындагы бәйләүче звено. Әлеге вазифаны, гадәттә, актив һәм битараф булмаган кешеләр үз өстенә ала. Бүгенге көндә Бәкәй авылында бу җаваплы эш староста Риф Фазыйлов иңнәренә төшә.

Һәр эшкә зур җаваплылык белән карый
Һәр эшкә зур җаваплылык белән карый

Авыл старостасы – халык һәм хакимият органнары арасындагы бәйләүче звено. Әлеге вазифаны, гадәттә, актив һәм битараф булмаган кешеләр үз өстенә ала. Бүгенге көндә Бәкәй авылында бу җаваплы эш староста Риф Фазыйлов иңнәренә төшә.

Риф Исмәгыйль улы тумышы белән Бәкәй авылыннан, Ибраһим урта мәктәбен тәмамлаган. 1981 елның мартында Совет Армиясе сафларына алынган. Хәрби хезмәт юлын Үзбәкстан ССРның Сәмәрканд шәһәрендә башлаган. Ике айдан, 1981 елның 22 июнендә аларны Әфганстан Республикасының Кандагар шәһәренә җибәрәләр. Газнә, Җәләлабад, Герат шәһәрләрендә барган хәрби хәрәкәтләрдә катнаша, колонналарны озата бара. Куркыныч хәлләрдә, гомере кыл өстендә кала, ләкин язмыш аңа мәрхәмәтле була.

Риф Фазыйлов хезмәт иткән чорда «Хәрби казанышлар өчен» медале белән бүләкләнә.

1983 елның маенда Совет Армиясе сафларыннан исән-имин туган авылына кайта. Аннары Аксен авыл хуҗалыгы техникумында белем ала.

Күп еллар «Маяк» колхозында механизатор булып эшли. Хезмәттә югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен ел саен кыйммәтле бүләкләр һәм грамоталар белән бүләкләнә. Тормыш иптәше белән ике бала тәрбияләп үстерәләр. Офицер, запастагы өлкән лейтенант бүгенге көндә авыл халкы мәнфәгатьләре сагындагы хезмәтен дәвам итә.

Аның куллары алтын. Фазыйлов инициативасы белән авыл территориясен төзекләндерү эшләре алып барыла. Ул һәр эшне күңел биреп башкара һәм авылдагы көнкүреш проблемаларны хуҗаларча хәл итә. Игътибарлы һәм эшенә җаваплы караган староста өлкән яшьтәгеләргә дә ярдәм кулы суза, ә авылда андыйлар күп.

Авылдашлары Риф Исмәгыйль улын бертавыштан Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасының (ППМИ) инициаторлар төркеме әгъзасы итеп сайладылар. Ул авыл халкын борчыган проблемаларны яхшы белә, торак пунктның һәр почмагы белән таныш. Авылдагы бер генә җыелыш, бер генә чара да аннан башка үтми.

Ул кешеләрне инандыра белә, аңа ышаналар һәм аның фикерен хөрмәт итәләр. Халыкны оештыру җиңел түгел, чөнки һәркем күбрәк үз мәшәкатьләре турында уйлый, җәмәгать эшендә катнаштыру авыр. Аның актив позициясе һәркем өчен үрнәк булып тора.

Гөлчәчәк Солтанова, Ибраһим китапханәсе мөдире

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: