Чишмэ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
15 февраль , 09:02

Ватанга хезмәт итү нәселдән килә

15 февральдә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 35 еллыгы билгеләп үтелә. Шул уңайдан Чишмә поселогында яшәүче яугир-интернационалист Габит Садыйков үзенең тормышы һәм хәрби хезмәттә булган еллары турында сөйләде.

Ватанга хезмәт итү нәселдән килә
Ватанга хезмәт итү нәселдән килә

15 февральдә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 35 еллыгы билгеләп үтелә. Шул уңайдан Чишмә поселогында яшәүче яугир-интернационалист Габит Садыйков үзенең тормышы һәм хәрби хезмәттә булган еллары турында сөйләде.

Тумышы белән ул Өршәк авылыннан, гаиләдә бишенче бала булып туган.

Әти һәм ике абыем да армиядә булганнар. Әти дүрт ел Ватанга хезмәт иткән, олы абый Төркмәнстанда, икенчесе Польшада хезмәттә булды, дип сүз башлады Габит Зинур улы.

Өршәк авылындагы сигезьеллык мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлагач, ул Ляхово поселогының 99-нчы училищесына укырга керә, аны кызыл диплом белән тәмамлый. 1986 елның 15 октябрендә Совет Армиясе сафларына чакырыла. Башта Пензада, аннары Термез шәһәрендә «учебкада» була. Инженер-саперлар батальонына эләгә. Ә 1987 елның 6 маенда аларның частен Әфганстанга җибәрәләр.

Безнең батальон алдына юлларга, торак пунктларга бара торган урыннарга, кәрван сукмакларына миналар кую һәм дошман миналарыннан арындыру бурычы куелды, дип дәвам итте сүзен Габит Зинур улы. Хәрби операцияләрдә катнашырга туры килде. Бер бәрелештә гәүдәм белән офицерны каплап калдым. Без шулай тәрбияләнгән инде, ди әфганчы.

Чираттагы операция вакытында миначылар төркеме көчле ут астында кала.

Башыма снаряд кыйпылчыгы эләкте, ди Габит Садыйков, – егетләр шартлаудан соң гәүдәмнең очып барып төшкәнен күргәннәр. Мин боларның берсен дә хәтерләмим. Аңсыз ятканмын.

1987 елның октябрендә авыр яраланган сугышчыны аңсыз хәлдә Кабул шәһәрендәге дәваханәгә китерәләр, аннан Мәскәүгә, Бурденко исемендәге госпитальгә күчерәләр. Ул бер атнадан гына аңына килә. Озак дәваланганнан соң комиссия, яралану сәбәпле, армиядә хезмәт итәргә яраксыз дип таба. Хәле бераз яхшыргач, комиссовать итеп, кайтарып җибәрәләр.

Мәскәүгә минем арттан әни һәм зур абыем килде. Һәм без бергәләп туган якларга кайтып киттек, – дип сүзен тәмамлады элекке сапер.

Күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Габит Зинур улы бик күп медальләр, шул исәптән «Яугир-интернационалистка рәхмәтле әфган халкыннан» медале белән бүләкләнгән, ә иң зур бүләге Кызыл Йолдыз ордены.

Әлеге вакытта элекке яугир поселокта урнашкан «9-нчы логистика комплексы»нда эшли. Өйләнгән, ике улы бар. Сүз уңаеннан, алар да хәрби хезмәттә булганнар.

 

Ватанга хезмәт итү нәселдән килә
Ватанга хезмәт итү нәселдән килә
Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: