Чишмэ
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
19 гыйнвар , 12:10

Яңа педагогларга - яңа үрләр

Мәскәүдә белем алган, күпмедер дәрәҗәдә эш тәҗрибәсе туплаган кешенең туган якка эшкә кайтуын ишетү шатлыклы.

Яңа педагогларга - яңа үрләр
Яңа педагогларга - яңа үрләр

 

Мәскәүдә белем алган, күпмедер дәрәҗәдә эш тәҗрибәсе туплаган кешенең туган якка эшкә кайтуын ишетү шатлыклы.

«Педагог» борынгы грек теленнән «баланы җитәкләүче» дип тәрҗемә ителә. Бу сүз балаларны борынгы Греция мәктәпләре – гимнасиягә озата баручы колларга кагылышлы булса да, хәзерге заманда балалар бакчалары тәрбиячеләрен, укытучыларны, ягъни күп еллар дәвамында яшь буынга белем бирүчеләрне педагог дип атыйлар. Укытучы сүзен ишетү белән, өстенә классик костюм кигән, күзлекле хатын-кыз күз алдына килеп баса, чөнки хәзерге заманда мәктәптә белем бирүче ир-атлар бик әз.

Шулай дисәк тә, район мәктәпләрендә укыткан ир-атлар бар әле. Бу юллар авторы күптән түгел аларның берсе белән танышты. Ул – Иске Муса авылының Муса Гали исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Илмир Гафаров.

Илмир Хәмит улы тамырлары белән Бәкәй авылыннан.

Ата-бабалары гомер буена биредә яшәгәннәр, әти-әнисе 70-нче еллар ахырында Казахстанга күченеп киткән. Мәкаләбез герое шул якларда

дөньяга килгән. 1985 елда аларның гаиләсе кире Бәкәйгә кайта, һәм Илмир авыл мәктәбенә беренче сыйныфка укырга бара. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Рәсәй армиясе сафларына алына, башта Тоцки шәһәрендә, аннары Самарада БМП механик-водителе булып хезмәт итә. Тынычлык урнаштыручы көчләр составында Грузия-Абхазия низагында катнаша.

Армиядән кайтканнан соң Уфа шәһәренең 136-нчы лицеенда һөнәр ала һәм берникадәр вакыт Башкорт дәүләт драма театрында пешекче булып эшли. 2001 елда тормышын кискен үзгәртергә карар итә.

Мәскәүне «яуларга» киттем. Яңалыкка омтылдым, – дип елмайды ул.

Башкалада «Арлекино» балалар клубына аниматор-гувернер булып эшкә урнаша, шул ук вакытта аквагрим эшләргә өйрәнә. Рәсәй визажы классигы Марина Янгильдина технологиясендә һөнәри макияж ясау буенча авторлык студиясенә укырга керә, рәссам-визажист-гример һөнәрен үзләштерә. Укуын тәмамлаганнан соң аны Курчатов мәктәбенә өстәмә белем бирү педагогы итеп чакыралар. Анда ул балаларны аквагримга өйрәтә башлый.

Белемен камилләштерү теләге көчле була, шуңа күрә 2015 елда Мәскәү педагогия университеты карамагындагы 5-нче колледжга укырга керә. 2017 елда аны уңышлы тәмамлап, башлангыч сыйныфлар укытучысы белгечлеге ала һәм ун ел дәвамында Курчатов мәктәбендә педагог булып эшли.

Илмир Гафаров өч ел элек, әти-әнисе вафат булганнан соң, туган авылына кайтырга карар итә. Ләкин авыл мәктәбендә эш табылмый, һәм ул хуҗалык эшләре белән шөгыльләнә.

Башта бүдәнәләр һәм тавыклар асрадым, аннары үрдәкләр сатып алдым. Көз көне 80 үрдәк саттым. Бакчачылык белән кызыксынып киттем. Үткән елда ун сотый җирдә бакча җиләге утырттым, – ди Илмир.

2023 елда аңа Иске Муса авылының Муса Гали исемендәге мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләргә тәкъдим итәләр.

Илмир Хәмит улы безнең мәктәптә беренче ел гына эшләсә дә, коллективка кереп китте. Балалар белән уртак тел тапты. Ата-аналардан бары тик уңай фикерләр генә ишетәбез, – ди мәктәп директоры Гөлназ Шәрипова. – Башлангыч сыйныфларда программа авыр, әмма ул бер үк вакытта ике сыйныфта тиешле дәрәҗәдә дәресләр бирергә өлгерә.

Көз көне Илмир Гафаров мәктәп җитәкчелеге таләбе буенча һәм коллектив ярдәмендә «Ел укытучысы-2024» конкурсының муниципаль этабына әзерләнә башлаган. Барлык этапларны да намус белән үткән. Бүгенге көндә аттестация узу өчен портфолио әзерли, ачык дәресләр үткәрә.

Туган йорт хәзер минем өстә. Абый-апалар кайтып йөриләр. Барысы да әйбәт, тормыш дәвам итә, – дип үзе турында сөйләвен күтәренке рухта тәмамлады педагог.

Яңа педагогларга - яңа үрләр
Яңа педагогларга - яңа үрләр
Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: