

Рамил Галләмовның хезмәт кенәгәсендә эшкә кабул итү турында берничә генә язма бар. Соңгысы 1968 елда язылган. «Чишмә үзәк район дәваханәсенә шофер итеп эшкә алынды», – диелгән анда.
Рамил Гальметдин улы 1949 елның 1 февралендә Арслан авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килгән. Әтисе сугышта катнашкан, урманчы булган, әнисе колхозда эшләгән. Арслан мәктәбендә сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң, ул Дәүләкәндә тракторчы-машинист курсларын тә-мамлаган һәм әзрәк Чишмә май заводында эшләп алган. «Дружба» колхозында чәчү эшләрендә катнашкан. Ләкин яшь кеше тракторда эшләргә теләмәгән, ә шофер булырга хыялланган. 1967 ел ахырында – 1968 ел башында Уфада шоферлар әзерли торган курсларда укыган. Шофер таныклыгы алганнан соң, шул ук елның июнь аена кадәр Чишмә поселогының автотранспорт предприятиесендә эшләгән. Ә 1968 елның июненнән бүгенге көнгә кадәр армый-талмый район дәваханәсендә шофер булып хезмәт куя.
– Иң беренче «Москвич-403» машинасында эшләдем, аннары «ГАЗ-69»га күчтем, баш табибны йөрттем, – дип искә ала Рамил Гальметдин улы.
Элек район дәваханәсе гаражлары иске поликлиника янында (әлеге вакытта район хакимияте алдындагы Үзәк мәйдан. Редакция искәрмәсе) урнашкан булган.
– Боксларда бик салкын иде. Машина двигателен паять итү лампасы белән җылытырга туры килгән чаклар да булды. Радиаторга поликлиниканың җылылык торбаларыннан алынган җылы су сала идек, шуның өчен безгә котельныйда эшләүчеләрдән эләгә иде, янәсе, без алганнан соң системада су кими, ә аларга суны яңадан җылытырга кирәк, – дип искә ала Рамил абый елмаеп. – 1970 елда гына җылы гараж төзелде.
Рамил абый ул вакытта Ирек авылында яшәгән.
– Эшкә иртәнге җидегә килеп җитәргә кирәк, ә кич өйгә җәяү кайта идем. Ул вакытта үземнең машинам да, автобуслар да юк иде. Менә шулай эшләп йөрергә туры килде. Машина ватылса, соңга калып төзәткән чаклар да булды, – дип искә ала ул.
Хезмәт ветераны шулай ук бөтен халык бергәләшеп элекке дәваханәне төзегән вакытларны да искә төшерде. Урман кисеп, такта ярдырганнар, бетон измәсе һәм кирпеч ташыганнар. Төзелеш эшләрендә дә катнашканнар.
Рамил Гальметдин улы 1996 елда ашыгыч ярдәм машинасын йөртүче итеп күчерелә. 20 ел дәвамында табиблар белән бергә пациентларның гомерен саклап калуга үз өлешен кертә. Район буйлап авылларга, авария булган урыннарга йөргән.
Шоферлар да беренче ярдәм күрсәтү курсларын үткән, кирәкле медицина аппаратлары белән эшләргә өйрәнгәннәр.
Тәҗрибәле шофер «УАЗ»да да, «ГАЗель»дә һәм «Фиат» машинасында да эшләгән. 2018 елдан бирле ул кичектергесез ярдәм автомобиле руле артында.
Рамил абый тормыш иптәше Залия Атаув кызы белән ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Алар икесе дә медицина юлыннан киткәннәр. Әлеге вакытта Рамил абый белән Залия апа ике сөйкемле оныкларының яраткан картәтисе һәм картәнисе.
– Район дәваханәсенең баш табибына рәхмәт әйтәсем килә. Тәҗрибәле шофер буларак, ул миңа яңа машина ачкычын ышанып тапшырды. Миңа карата яхшы мөнәсәбәттә булганы өчен гараж начальнигына да рәхмәтлемен. Барлык шоферларны Машина йөртүчеләр көне белән котлыйм! Аларга юлларда исән-имин, хәвеф-хәтәрсез йөрүләрен телим, – диде Рамил Гальметдин улы.