Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
8 сентябрь 2023, 10:00

Чишмә туган төбәккә әйләнгән

Шушы көннәрдә Чишмә поселогында яшәүче Наҗия һәм Фәнис Сәмигуллиннар бергә яшәүләренең 60 еллыгын билгеләп үттеләр.

Чишмә туган төбәккә әйләнгән
Чишмә туган төбәккә әйләнгән

Гомер бәйрәмнәре уңаеннан аларны район хакимияте башлыгы урынбасары Илдар Әсәдуллин һәм ветераннар советы рәисе Радик Әхмәдиев та котладылар. Шул ук көнне юбилярларга «Сугыш балалары» медальләре тапшырылды.

Сәмигуллиннар гаилә юбилее көнендә бергә гомер кичерүләре турында аеруча җылылык белән искә алдылар.

– Безне тимер юл кавыштырды, – дип сүз башлады Наҗия Садри кызы. – Фәнис ул вакытта армиядән кайткан Кушнарен егете, ә мин үзем Татарстан ягыннан. Икебез дә юллама буенча эшкә килдек һәм шунда танышып киттек. 1963 елда өйләнештек, миңа ул вакытта 22, ә  аңа 24 яшь иде. 10 ел буена тимер юл станциясе янындагы вагончыкта яшәдек. Безнең кебекләр бик күп, бер авыл кадәр иде. Мунча да, балалар бакчасы да, мәктәп тә – барысы да бер состав белән Дим станциясендә иде. Эш буенча берәр кая барырга кирәк булса, бөтен состав белән шунда китә идек.

– Тормышыбыз җиңел генә бармады, – дип сүзгә кушылды Фәнис Шәфигулла улы. – Кайвакыт эштән кайтуыбызга су да, азык-төлек тә туңган була иде. Бернәрсә дә эшли алмыйсың, бәрәңгене мендәр астына да куеп карадык, барыбер туңа иде, – дип көлеп сөйләде ул.

Ун ел шулай күчмә тормыш белән яшәгәннән соң, аларга поселокның Киров урамындагы йорттан фатир бирәләр, алар анда 17 ел яшиләр. Ә ике улларыннан соң кызлары тугач, Типография урамындагы зуррак фатирга күченәләр. Анда бүгенге көнгә кадәр, 30 ел яшиләр инде. Балалары күптән үсеп, таралышып беткәннәр, әлеге вакытта җиде оныклары һәм бер оныкчыклары бар.

Сәмигуллиннар сүз-ләренә караганда, 60 ел элек алар язылышкан ЗАГС бинасы юк инде. «Бу паркның бер як башында салынган, поссовет та шунда урнашкан ике катлы йорт иде, яшьләр шунда барып язылышалар иде. Ул вакытта аллеядагы агачлар бәләкәй иде әле, – дип искә алды Наҗия Садри кызы.

Ә Фәнис Шәфигулла улы әйтүенчә, алар өйләнешкән көн турында мәзәк итеп сөйләргә була:

– Безне язылышу өчен эш көненнән соң ЗАГСка чакырдылар. Эштән сорап иртәрәк киттек, ул вакытта Алкинда эшли идек. Наҗия белән икәү барып кердек. Ә ЗАГС хезмәткәре: «Шаһитлар юк мени? Алай ярамый. Урамнан булса да берәрсен алып керегез», диде. Чыгым киттем, каршыма бераз салып алган ир очрады. Мин аңа: «Эчәсең киләме? Килсә, әйдә, минем белән», дидем. Ул ризалашты, һәм шаһит буларак кереп кул куйды. Шуннан соң без аны башкача күрмәдек, дип язылышкан көннәре турында искә алдылар Сәмигуллиннар.

Шул вакыттан соң алтмыш ел гомер узган, алар әле булса яңа өйләнешкән парлар кебек бер-берсенә карата игътибарлы һәм җылы мөнәсәбәттә. Димәк, язмышлар кайда һәм ничек язылышуга, туйда ничә кеше булуга бәйле түгел, бер-береңне хөрмәт итеп, мәхәббәтне саклап яшәү мөһим.

Чишмә туган төбәккә әйләнгән
Чишмә туган төбәккә әйләнгән
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: