Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
1 сентябрь 2023, 10:03

Уңыш – эш сөюдә һәм тырышлыкта

– Унбиш ел инде бакчачылык белән шөгыльләнәбез. 25 сотый җирдә яшелчәләр, күбесенчә кәбестә үстерәбез, – ди Биккол авылында яшәүче Зимфира Галимҗанова

Уңыш – эш сөюдә һәм тырышлыкта
Уңыш – эш сөюдә һәм тырышлыкта

Эш сөючән һәм тырыш кешеләр һәр җирдә уңышка ирешә – эштә дә өлгерә, өйләрендә дә тәртип.

– Унбиш ел инде бакчачылык белән шөгыльләнәбез. 25 сотый җирдә яшелчәләр, күбесенчә кәбестә үстерәбез, – ди Биккол авылында яшәүче Зимфира Галимҗанова. – Орлыкларга һәрвакыт бер үк кибеттә заказ бирәбез, үсентеләрне теплицада үстерәбез, ә көннәр җылытуга инде ачык җиргә утыртабыз. Соңрак өлгерә торган сортларга өстенлек бирәбез. Чәчү әйләнеше юк, шуңа күрә җиргә күп итеп табигый ашлама кертәбез, химия юк диярлек. Шулай да, кәбестә кортларына каршы ике тапкыр сиптерәбез. Кәбестәгә дым кирәк, ә корткычлар исә, салкын суны яратмый, шуңа күрә һәр төпкә суык кое суы сибәбез. Ирем эшне җиңеләйтер өчен су сиптергеч эшләде, рәт араларындагы чүп үләннәрен культиватор белән эшкәртә.

Үстерелгән кәбестәне сатуда проблема юк. Көзгә таба кәчәннәрне анализга тапшыралар да, Чишмәдә һәм Дим бистәсендә үткән көзге ярминкәләргә чыгарып саталар.

Бакчада кәбестәдән тыш шулай ук «лимонный», «морячок» һәм «красная шапочка» кебек кызыклы кабак сортлары күренә.

Хуҗабикә йорт алдын тутырып чәчәкләр дә үстерә.

– Быел алтмыш төрле чәчәк утырттым, орлыкларны үзем әзерлим. Күптән түгел  чәчәкләр формасында сабын ясау белән шөгыльләнә башладым. Ирем интернеттан бер видео табып күрсәтте, һәм мин бу эш белән мавыгып киттем, – дип елмая ул.

Сүз уңаеннан, Зимфира Галимҗанова Дурас авыл Советы биләмәсендә эшләр белән идарә итүче булып эшли.

Ул төрле кул эшләренә дә вакыт таба. Йорт алларын цемент һәм чүпрәкләр ярдәмендә катырып эшләгән гөл савытлары, пластик шешәләрдән ясалган төрле әйберләр бизәп, ямь биреп тора. Сәләтле кешенең һәрьяклап сәләте бар, диләр. Бу сүзләр Зимфира Мөдәррис кызына да туры килә.

Уңыш – эш сөюдә һәм тырышлыкта
Уңыш – эш сөюдә һәм тырышлыкта
Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: