Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
25 август 2023, 13:41

Яхиннар гаиләсе: 50 ел бәхетле гомер кичердек

Шушы көннәрдә Караякуп авылыннан Рәсимә һәм Ил Яхиннар бергә яшәүләренең 50 еллыгын билгеләп үттеләр.

Яхиннар гаиләсе: 50 ел бәхетле гомер кичердек
Яхиннар гаиләсе: 50 ел бәхетле гомер кичердек

Гомер бәйрәмнәре уңаеннан аларны Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров, аның урынбасары Илдар Әсәдуллин, ветераннар советы рәисе Радик Әхмәдиев котлады.

Авыл горурлыгы булган тату һәм күркәм укытучылар гаиләсе ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә аларның биш оныклары һәм ике оныкчыклары бар.

Рәсимә Сабир кызы бар гомерен балаларга багышлаган: төрле елларда тәрбияче, өлкән вожатый, технология укытучысы, директор

урынбасары булып эшләгән. Үз вакытында училище укытучыларын җәлеп итеп, 10-11 сыйныф кызларына һөнәри белем бирүне оештырган. Укучылар өстәмә аш-су остасы һөнәре алганнар. Рәсимә Яхина чыгарылыш укучыларының бүгенге көндә күркәм гореф-гадәткә әйләнгән Мәктәп көнендә очрашуларны да башлап оештыручы булып тора. Җәйге каникулда Яхиннар тәкъдиме белән тарихи һәм истәлекле урыннар буенча мәктәп походлары оештырыла. Алар хәзер, пенсиягә чыккач та, еш сәяхәт итәләр.

Гаилә башлыгы Ил Әхмәт улы күп еллар Караякуп мәктәбендә укытучы, директор урынбасары, аннары директор булып эшли. Укытучылар арасында яңалык кертүче җитәкче буларак хөрмәт яулый. Ул – Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы. Аның тырышлыгы белән районда беренчеләрдән булып компьютер классы җиһазландырылган. Сүз уңаеннан, оргтехника алырга ул Мәскәүгә үзе барган. Әлеге вакытта лаеклы ялда булуына карамастан, актив иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнүен дәвам итә. Ил Әхмәт улы авылда Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәл ачуда катнашкан, яугирләр турында мәгълүматлар туплаган. Хәзер ул Караякуп авылының Хәтер китабы өстендә эшли.

Ил Әхмәт улы тумышы белән Күгәрчен, ә Рәсимә Сабир кызы Благовар районыннан. Ләкин 37 ел гомер кичергән, матур табигате, игелекле һәм тырыш кешеләре белән җәлеп иткән Караякуп авылы да алар өчен бик якын төбәк.

Яхиннар гаиләсе: 50 ел бәхетле гомер кичердек
Яхиннар гаиләсе: 50 ел бәхетле гомер кичердек
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: