Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
23 август 2023, 16:27

Тормышка ашкан балачак хыялы

Тимер юлчылар көнендә Уфада күп еллар тимер юл транспортында намуслы хезмәт иткән, Куйбышев тимер юлының тотрыклы эшен тәэмин итүгә зур өлеш керткән хезмәткәрләр Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Бүләкләнүчеләр арасында якташыбыз Эльмар Ризванов та бар иде.

Тормышка ашкан балачак хыялы
Тормышка ашкан балачак хыялы

Әлеге һөнәргә ул 23 ел гомерен багышлаган. Үзе әйтүенчә, поездлар – аның балачак хыялы. Ул үтеп баручы, галәмәт зур булып күренгән поезд вагоннарына гаҗәпләнеп карап кала торган булган.

– Электричкаларның, йөк төягән локомотивларның тимер юлдан үтүен карарга йөгерүем хәтердә. Мине һәр-вакыт алар белән ничек идарә итүләре кызыксындыра иде. Һәр состав һәм аның ни өчен кирәк булуы турында белергә, барлык детальләрне карарга, һәр нечкәлекне җентекләп өйрәнергә теләдем. Әти-әнидән миңа уенчык тимер юл сатып алуларын сорый идем. Кызганычка каршы, ул вакытта аны алу мөмкинлеге булмады. Эшли башлагач, унсигез яшемдә беренче хезмәт хакымнан үзем сатып алдым, шуның белән хыялымны тормышка ашырдым, – дип искә ала безнең герой.

Ул һөнәри училищеда белем алган, укуын тәмамлау белән эшкә урнашкан. Ике ел тепловозда машинист ярдәмчесе булып эшләгәннән соң армиягә киткән. Өч ел һава-десант гаскәрләрендә хезмәт иткән. 2005 елда кайткач, Рәсәй тимер юлларында эш-ләвен дәвам иткән.

– Тепловоз машинисты ярдәмчесе булып озак эшләмәдем, квалификация күтәрүгә юллама алып, Дим мотор-вагон депосының рельс автобусы машинисты булдым. Ләкин мин тәүге рейсымны һәм мине күп нәрсәгә өйрәткән беренче остазым – машинист-инструктор Владимир Родинны беркайчан да онытмыйм, – дип искә ала Эльмар Ризванов.

Ул үз эшенә бәйле белемнәрен үстерергә теләп, бу юнәлештә укуын дәвам итә.

Читтән торып тимер юл транспорты техникумын тәмамлагач, институтка укырга керә. Үз эшен кирәкле, җаваплы һәм мөһим һөнәр, дип саный ул. Чөнки, артыңда йөзләгән кеше утырганда хата ясарга хакың юк.

Эльмар Ризвановның өч баласы – кызы һәм ике улы бар. Ул улларының да бу һөнәрне сайлавын һәм тимер юлчылар династиясен дәвам итүләрен тели.

Тормышка ашкан балачак хыялы
Тормышка ашкан балачак хыялы
Автор:Элина Школьная
Читайте нас: