Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
21 август 2023, 13:01

Ярты гасыр кул-кул тотынышып

Ярми авылыннан Исмәгыйлевләр гаиләсе бергә яшәүләренең 50 еллыгын билгеләп үтте.

Ярты гасыр кул-кул тотынышып
Ярты гасыр кул-кул тотынышып

Алар яшьлек чорында, 1971 елда, Иске Муса авылында таныша. Мидхәт Әхмәт улы бу вакытта мәктәптә физкультура укытучысы, ә Фәнисә Шәрип кызы хастаханәдә шәфкать туташы булып эшли.

– Дуслашып киттек һәм ел ярымнан соң өйләнештек. Тату яшәдек, ул һәрвакыт гаилә өчен тырышты, бүгенге көнгә кадәр балалар белән безнең өчен барысын да эшли, шуңа күрә без аның янында үзебезне таш дивар артындагы кебек хис итәбез, – ди Фәнисә апа.

1973 елда алтын юбилярлар туй үткәрәләр. Ир белән хатын кулга-кул тотынып гомер юлыннан атлыйлар, тормыш авырлыкларын, шатлыклы һәм бәхетле мизгелләрне дә бергәләп кичерәләр. Бер-берсен хөрмәт итеп, бер-беренә рәхмәтле булып яшиләр.

– Иң мөһиме – сабырлык. Бернинди ызгыш-талашсыз һәм үпкәләрсез генә яшәп булмый инде ул. Кичерергә, аңларга, хөрмәт итәргә һәм бер-береңә таяныч була белергә кирәк. Авыр вакытларда ярдәм кулы сузарга, җылы сүзеңне кызганмаска, тормыш юлын иңгә-иң куеп үтәргә кирәк, – ди Фәнисә Исмәгыйлева.

Бәйрәмнәрдә барлык туганнар зур табын артында җыела. Алар өчен иң кадерле бүләк – өч бала, ике кыз һәм бер ул үскән тату гаилә учагы. Алар балалары сайлаган кияү-киленне яратып үз гаиләләренә кабул иткәннәр, хәзер оныклары Арина, Аиша, Таир һәм Марсель дип җаннарын бирергә әзерләр.

– Исмәгыйлевләр авыл тормышында актив катнашалар, күп кенә чара-ларның иганәчеләре булып торалар. Уллары Марат быел мәктәп автобусы тукталышына павильон куйды. Фәнисә апа мәдәни тормышта актив катнаша, Мидхәт абый – спортчы. Йорт аллары, ихаталары каралган, җәй саен чәчәкләргә күмелеп утыра. Ә гаиләләре күпләр өчен үрнәк, – дип сөйләде алар турында Ярми авылының модельле китапханәсе мөдире Зөлфирә Якупова. Сүз уңаеннан ул юбилярларны котлап, күңелгә үтеп керерлек итеп җыр да башкарды.

 

Ярты гасыр кул-кул тотынышып
Ярты гасыр кул-кул тотынышып
Автор:Элина Школьная
Читайте нас: