Чишмэ
+11 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
18 август , 13:02

Иҗат өчен яңа баскыч

Чишмә кызы Мария Ибраһимова август башларында Оренбургта инвалидларның «СТИХиЯ Пегаса» 3нче Бөтенрәсәй әдәби иҗат бәйгесен йомгаклау чарасында катнашты.

Иҗат өчен яңа баскыч
Иҗат өчен яңа баскыч

Чара Бөтенрәсәй инвалидлар җәмгыятенең Оренбург өлкәсе оешмасы тарафыннан оештырылды. Ул тәү тапкыр 2014 елда үткәрелде һәм Идел буе федераль округның төбәк оешмалары өчен оештырылды. 2019 елда ул бөтенрәсәй бәйгесе дәрәҗәсен алды.

Мария Ибраһимова әдәби ярышның төбәк этабында җиңү яулады һәм бәйгенең финал чараларында да катнашты.

Тәүге шигырен ул 13 яшендә язган. Бу укучыларга бирелгән гади өй эше булган, укытучысы укып карагач, шигырь язуын дәвам итәргә тәкъдим иткән. Аның өчен «СТИХиЯ Пегаса» – яңа баскыч, һәм иҗатта гына да түгел. Бәйге тәҗрибә тупларга мөмкинлек бирә, дип исәпли кыз. Ул берничә көндә яңа дуслар тапкан, гаҗәеп кешеләр белән танышкан.

Чарага килүчеләр сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен социаль-мәдәни реабилитация һәм аларның да иҗат белән шөгыльләнә алуы темасына фикер алышуда, осталык классларында һәм иҗади кичәләрдә катнашканнар.

Әлеге конкурс илдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен үткәрелүче бердәнбер чара, һәм иҗат белән шөгыль-ләнүчеләр өчен  әһәмиятле мәдәни вакыйга булып тора.

Иҗат өчен яңа баскыч
Иҗат өчен яңа баскыч
Автор:Лиана Усманова
Читайте нас в