Анна Степановна тумышы белән Чишмә районының Романовка авылыннан. Үскән чакта гаиләдә үзеннән олырак ике абыйсы да булган.
– 1930 елда әти-әнине сөргенгә озаттылар, без туган тиешле бер апабыз тәрбиясендә калдык, – дип искә ала ул авыр елларны. – Әти белән әнине төрмәдә озак тотмадылар, кайда булуларын белмим, әмма, аларның сүзләре буенча, поезд вагонының өченче киштәсендә юл буе догалар укып барганнар.
Сугыш башланыр алдыннан гаилә Уфага якынрак күченә, әниләре яшелчә базасында эшли, әтиләре сугышка мобилизацияләнә һәм хәбәрсез югала.
Анна Вдовина унөч яшендә 18нче партсъезд исемендәге артельдә эшли башлый. Сугыш ихтыяҗлары өчен мамыктан сырып җылы фуфайкалар тегәләр. Торырга урын булмау сәбәпле, эш урынында һәм вокзалда кунарга туры килә. Хезмәт паегы 400 грамм икмәк тәшкил итә. Аны су эчә-эчә ашыйлар.
Сугыштан соң Анна Вдовина Шөнгәккүлгә күченә. 1949 елда элеваторда (үзе әйтүенчә, икмәк базасында) эшли башлый. Ул анда башта лаборант, аннары 1983 елда пенсиягә чыкканчы лаборатория мөдире булып хезмәт куя. Тормыш иптәше электр подстациясендә начальник булып эшли, ул сиксәненче еллар ахырында ук вафат булган.
Анна Степановнаны 95 яше тулу уңаеннан котларга ветераннар советы рәисе Радик Әхмәдиев, Чишмә поселогының шәрәфле гражданины Фәүзи Әсәдуллин, Шөнгәккүл авыл Советы биләмәсенең эшләр белән идарә итүчесе Динә Асаева килделәр.
Радик Рәшит улы юбилярга Рәсәй Президенты һәм Башкортстан Башлыгының Котлау хатларын укыды.
Анна Вдовинага дәүләт тарафыннан бирелгән бүләкләр күп, сүз уңаеннан, Радик Әхмәдиев аңа «Сугыш чоры балалары» медален тапшырды.