Чишмә районында чит илләргә ял итәргә баруга караганда, үзебезнең ил территориясендә сәяхәт итүне өстенрәк күрүчеләр шактый.
Менә, мәсәлән, чишмәле Римма Габидуллина күптән түгел гаиләсе белән Ялтада ял итеп кайткан. Ул безгә шул турыдагы тәэссоратлары турында сөйләде.
– Кырым соклану уята һәм мәңгегә йөрәккә кереп урнаша. Аның таулары, диңгезе, хуш исле лавандалары, кипарислары, хан сарайлары сагындыра, һичшиксез, тагын баруны көтәсең. Анда барып төшүгә безне коеп яуган яңгыр каршы алды, ә иртән инде кояш балкый иде. Иң башта Массандрада (Кырымның көньяк ярындагы поселок) 1881 елда төзелгән император сараенда булдык. Тышкы яктан ул әкияттәге замокка охшаган. Эчке яктан бик зур түгел, ямьле. Ул борынгы гасырлардан бирле бер тапкыр да яңартып корылмаган. Аның янында магнолияләр һәм гаять зур секвойялар үсә.
Якында гына риваятьләрдә телгә алынган серле Массандра мәгарәләре урнашкан. Аларга биек наратлар арасындагы текә сукмактан менәсең. Ә өстән хан сараена һәм Ялтага матур күренешләр ачыла.
Кире кайтканда алар Массандрадагы борынгы шәраб заводына экскурсиягә барганнар, анда әле булса 1775 елгы уңыштан ясалган дөньядагы иң борынгы шәраб «Херес-де-ла Фронтера» саклана.
– Һавадан үткән канат юл буйлап мавыктыргыч сәяхәткә чыктык, иң биек ноктага – Дарсан калкулыгына күтәрелдек. Анда ретро-автомобильләр музеенда, күбәләкләр бакчасында, Дон Кихот сыннары булган фотомәйданчыкка бардык. Судакка барганда атаклы ботаника бакчасына кердек. Ул берничә паркны үз эченә ала, анда көне буе йөрергә мөмкин. Монда без 150 һәм 200 яшьтән узган бик күп агачларны күрдек, хәтта биш йөз еллык имән һәм меңьеллык зәйтүн агачларын очраттык. Хуш искә күмелеп утырган роза бакчаларын, бассейннарда чәчәк аткан лотосларны күрдек. Ул якларга барып, ботаника бакчасының бөтен матурлыгын кабат күрербез, дип ышанам, – дип тәэссоратлары бе-лән уртаклашты Римма Риф кызы.
Ял итү юнәлеше очраклы сайланмаган. Узган елда Римма Габидуллина гаиләсе белән беренче тапкыр Кырымда ял иткән, һәм киләсе елга да барырга ниятләп куйган, чөнки тарихи һәйкәлләр, саф сулы диңгез һәм тирә-юньдәге табигать сөйләп бетермәслек соклану уяткан.