Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
8 август 2023, 12:20

Кабаннар һәм кыр үрдәкләре аулау

Август – аучылар көтеп алган ай, чөнки бу вакытта кыргый җәнлекләргә һәм кошларга сунар мизгеле ачыла. Санжаровка авылыннан аучы Алексей Анкудинов безгә бу борынгы кәсепнең төп кагыйдәләре турында сөйләде.

Кабаннар һәм кыр үрдәкләре аулау
Кабаннар һәм кыр үрдәкләре аулау

– Бабам да аучылык белән шөгыльләнде, мине җиде яшемнән ауга ияртеп йөрде, үзе белгәннәрне өйрәтеп калдырды. Аңыма сеңдереп калдырган төп хәйләләрнең берсе – дөрес атарга өйрәнү. Тиз хәрәкәт итүче җәнлеккә төбәп түгел, ә аннан алдарак төзәп атарга кирәк. Бу җиңел түгел, дөрес итеп атарга бер ел буена өйрәндем. Сезон гадәттә августның өченче шим-бәсендә башлана. Кыргый хайваннарның нинди булуына карап, төрле кораллар кулланам. Үрдәк яки куян ауласам, үзем белән шома көпшәле «МР-153» мылтыгын, ә зуррак җәнлек, мәсәлән, кыр кәҗәсе яки кабан дуңгызы булса, «Сайга» карабины алам, – ди ул.

Алексей билгеләп үткәнчә, ауга чыгу өчен законлы рәвештә сунарга хокук бирә торган рөхсәт алырга кирәк, лицензия дәүләт органнары тарафыннан бирелә.

– Хәзер кагыйдә буенча, ауга берничә кеше барса, киемдә күзгә күренеп торган берәр элемент, мәсәлән, ачык төстәге кепка, яки жилет булырга тиеш. Бу аучылар бер-берсенә атмасын өчен кирәк. Кыргый җәнлек ачыктан-ачык күренеп торганда, аның җәнлек булуына 100 процент ышаныч булганда гына атарга мөмкин. Моннан тыш, җәнлекне атып алгач, эшкә тотынганчы, мәсәлән, тиресен тунаганчы, каурыйларын йолкый башлаганчы яки транспортка салып алып киткәнче, атып алынган табыш һәм аның саны турында мәгълүмат тутырырга кирәк. Документлар тутырылгач кына табышны алып китәргә була, – дип аңлата аучы.

Чишмәле һәр ауның уңай һәм тискәре яклары булуын таный. Кышкы сунарда күбрәк йөрергә, җанварның нинди юнәлештә баруын аңларга тырышып эзләреннән барырга туры килә. Ә язгы һәм көзге айларда төнгелеккә куна калырга да мөмкин. 

– Үрдәк аулау өчен иртәдән үк яки кич чыксаң яхшырак, чөнки көндез алар кырларга азык эзләп очалар, ә караңгы төшә башлауга кире күлгә кайталар. Сунарчыларның кухнясы бай.

Миңа кыздырылган кыр кәҗәсе ите һәм шулпасы ошый. Кабан итеннән дә күп төрле ризык әзерләргә мөмкин. Ләкин минем өчен ау табыш түгел, күбрәк ял итү дияр идем, – дип сөйли Алексей.

Кабаннар һәм кыр үрдәкләре аулау
Кабаннар һәм кыр үрдәкләре аулау
Автор:Элина Школьная
Читайте нас: