Чишмэ
0 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
7 август 2023, 15:30

Енисей буендагы шәһәр

Екатерина Шенгур «Патша-балык» мәйданында

Енисей буендагы шәһәр
Енисей буендагы шәһәр

Екатерина Шенгур, Чишмә гимназиясе укытучысы

Быел җәй илебезнең тагын бер тарихи шәһәренә – Красноярскига барырга булдым.

Бу борынгы шәһәр зурлыгы, архитектурасы һәм үзенчәлекле менталитеты белән якты тәэссоратлар калдырды. Шәһәр уртасыннан аккан елга аны Көнчыгыш һәм Көнбатыш өлешкә бүлә. Урамнар буйлап йөргәндә кайвакыт 21нче гасырда яшәвеңне дә онытасың, тарих сине егерменче, ә кайвакыт унтугызынчы гасырларга илтә, борынгы биналарны фотога төшерә-төшерә куллар талып бетә. Яр буеннан искиткеч булып Енисей күренешләре ачыла.

Зур-зур дулкыннар, елга тирәнлеге куркыта да һәм шул ук вакытта үзенә гашыйк та итә. Ә кичләрен биредә урам музыкантлары башкаруында матур көйләр яңгырый. Елга яры буйлап үргә, Коммуналь күпергә таба барсак, уң якта урнашкан музейны күрергә мөмкин. Тышкы яктан ул борынгы Мисыр бинасы булса, эчкә кергәч, заманча стильдәге хәзинәгә тап буласың. Бу бина сирәк һәм кызыклы экспонатлар һәм экспозицияләр белән 1000 залны сыйдыра.

Енисей ярында шулай ук музейларның үзәк бинасы да тора, анда рәссам В. И. Суриковның 175 еллыгына багышланган юбилей күргәзмәсе куелган. Аның «Кар шәһәрчеген алу» картинасы аеруча тәэсирләндерде. Миңа рәссамның әлләни күзгә чалынып бармаган һәр детальне җентекләп тасвирлавы гаҗәп тоелды.

В. П. Астафьев исемендәге әдәби музейда шулай ук Чехов, Шукшин һәм аз билгеле булган Себер язучыларының эшләре күргәзмәгә куелган.

Ә өске кат тайгада туып үскән хатын-кызга – Агафья Лыковага багышланган. 

Суриков биләмәсенә барырга да планым бар иде, шуңа күрә дә мин Красноярскига юл тоттым инде. Биредә Василий Ивановичның беренче кулъязмалары саклана, алар шулкадәр җылы итеп, мәхәббәт белән язылган ки, замандашларының ни өчен аны якын күрүен һәм Красноярскидагы алтын чыгаручы байның ни өчен аның укуы өчен түләвен аңлый башлыйсың.

Бу якларда булган соңгы көндә мин Красноярскида яңа ел уенчыклары заводы булуын да искә төшердем, аны картадан эзләп табып, бер минутымны да югалтмыйча, шунда юл тоттым. Монда мин беренче тапкыр ничек итеп пыяладан чыршы уенчыклары ясауларын, аларны станоклардан башка кул белән буяуларын күрдем.

Красноярскига бару менә шундый тәэссоратлар калдырды.

Енисей буендагы шәһәр
Енисей буендагы шәһәр
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: