Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
4 август 2023, 12:30

Чишмә егете «іВолга» форумында катнашты

Башкорт дәүләт педагогия университетының икенче курс студенты республиканың 150 вәкиленнән торган делегация составында форумда катнашты. 

Чишмә егете «іВолга» форумында катнашты
Чишмә егете «іВолга» форумында катнашты

– Бу Самара өлкәсендә үткән истәлекле атна булды, ул йөрәгемдә мәңгегә калачак! «іВолга» туган республикамнан читтә үткән беренче форум һәм мин аның колачын һәм күпкырлылыгын якынча да күз алдына китерә алмый идем. Бу – бер атна табигать кочагында булу, палаткаларда куну, илнең алдынгы спикерлары белән аралашып белемнәр алу, иҗади фикерләр ишетү һәм үз идеяләрең белән илһамлану. Бу хыялларыңны тормышка ашыра алырлык урын.

Бик рәхмәтлемен, чөнки форум тәмамлангач, бер хыялым тормышка ашты. «іВолга» мине җиңү белән бүләкләде, – ди Марат. – «Гормон, ярдәм ит!» проектым 4 ай эчендә 60 мең сум күләмендә грант алды. Бу проект тормышыбызның барлык мизгелләре белән диярлек идарә иткән серле эчке гормональ механизмыбыз, гормональ тигезсезлек проблемаларын һәм аның белән көрәшү юлларын ачкан белем хәзинәсен булдыру турында, – ди ул.

Аның әнисе Сәлимә Имангулова улы белән бик горурлана.

– Улым поселокның 5нче мәктәбендә белем алды һәм сәнгать мәктәбендә музыка белән шөгыльләнде, соңрак сәнгать училищесын тәмамлады. Укытучыларына рәхмәт, – ди ул.

Чишмә егете «іВолга» форумында катнашты
Чишмә егете «іВолга» форумында катнашты
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: