Табиб һөнәре һәрвакыт иң кирәкле һәм хөрмәтле һөнәрләрнең берсе булды һәм булып кала, чөнки сәламәтлектән дә кыйммәтрәк нәрсә юк.
Медицина профилактикасы бүлеге мөдире, табиб-профпатолог Әлфия Әминова үз һөнәрен гомерлек эше дип саный. Мәктәптә укыган елларда ук кешеләргә файда китерергә һәм ярдәм итәргә хыяллана, бәлки шуңа күрә дә нәселләрендә табиб һөнәрен беренче булып сайлаучы ул булгандыр. Быел аның сәламәтлек саклау өлкәсендә эшли башлавына 45 ел!
– 1978 елда Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлагач, Чишмә районы дәваханәсенә эшкә җибәрделәр, участок табиб-терапевты булып эшләдем. 1979 елдан 2011 елга кадәр баш табибның амбулатория-поликлиника эше буенча урынбасары вазифасын биләдем. Ул елларда безнең поликлиникада табиб-профпатологлар юк иде әле, шуңа күрә эш стажымны исәпкә алып, бу белгечлеккә укырга тәкъдим иттеләр, – дип искә ала Әлфия Әлиф кызы.
Әлеге һөнәрне сайлавына ул бер дә үкенми. Ул үз эшендә югары квалификацияле белгеч кенә түгел, ә игелекле һәм эчкерсез кеше дә. Хезмәттәшләре һәм пациентлары аны нәкъ менә шундый итеп тасвирлыйлар.
Табибәгә район халкының сәламәтлеге сагында намуслы эшләве, югары һөнәри дәрәҗәсе өчен 2001 елда «Башкортстан Республикасының атказанган табибы» дигән мактаулы исем бирелә. Ә узган елның маенда Медицина хезмәткәрләре көнендә «Мактаулы остаз» билгесе белән бүләкләнә.
Аның бурычы – пациентларның хәлен бәяләү, профилактик тикшерүләр, зарарлы һөнәрләр тәэсирендә килеп чыккан авыруларны иртә чорда ачыклау. Шулай ук хроник авыруларны ачыклауга юнәлдерелгән диспансеризация дә аның контролендә.
– Бүгенге көндә безнең районда 41 кешедә һөнәри авырулар ачыкланган. Шуларның 13енең эшкә сәләтен югалту проценты билгеләнде, бишесе инвалидлык алды. Организмның торышын даими күзәтергә, үзеңә, гаиләңә күбрәк вакыт бирергә кирәк. Артык борчылмау, актив ял итү, кыскасы, үз тирәңдә уңайлы мохит булдыру, физик һәм психик сәламәтлекне сакларга өйрәнү мөһим, – дип ассызыклый табиб.
Әлфия Әлиф кызының гаиләсе зур – тормыш иптәше, өч баласы һәм сигез оныгы бар. Алар ел саен бергәләп ялга барырга тырышалар. Вакытны бергә үткәрү киеренкелекне киметергә һәм уңай хис-тойгылар алырга ярдәм итә, бу да сәламәтлеккә яхшы йогынты ясый, ди ул.