Чишмэ
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
29 июль 2023, 19:36

Үз эшенең осталары

Чишмә районының Күчем авылыннан Йосыповлар гаиләсе дә күп еллар кымыз ясау белән шөгыльләнә.

Үз эшенең осталары
Үз эшенең осталары

Башкорт халкының бөтен дөньяга билгеле булган милли эчемлеге кымыз үзенең сусауны басуы һәм дәвалау үзлегенә ия булуы белән дан тота.

Чишмә районының Күчем авылыннан Йосыповлар гаиләсе дә күп еллар кымыз ясау белән шөгыльләнә.

Флүр Вәсыйг улы белән Зилә Миңнегали кызы бу эшне туксанынчы еллар ахырында биш биядән башлаганнар. Тора-бара терлекләр саны арткан. Бүгенге көндә аларның көтүендә 56 бия бар, өч савымга тәүлегенә 250 литр сөт савып алалар. Башкорт токымлы атлар үрчетәләр. Җәй көне ат көтүләре (савым бияләре һәм яшь маллар) болыннарда утлап йөри, кыш көне яланабзарларда асрала. Әлбәттә, ярдәмчеләр – савымчылар, ат караучылар һәм шоферсыз да булмый.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хуҗалыкта кымыз борынгы рецепт буенча һәм бары тик кул көче белән генә ясала. Яз көне малларга прививка эшлиләр, сөт һәм кымызны анализга тапшыралар һәм өч елга сыйфат сертификаты алалар.

Әзер кымыз Чишмә кибетләренә һәм Бәләбәй районының Глуховская шифаханәсенә озатыла, анда көн аралаш илтеп торалар.

Хуҗалыкта кышкылыкка күпләп печән әзерләгәннәр. 200 гектар җирдән кәҗә үләне чабып алынган, басудагы печәнне «КамАЗ»га төяп ташыганнар, ул барлыгы 250 тонна әзерләнгән.

Арпа һәм солыны сатып алабыз, – ди Зилә Миңнегали кызы.

Кышка таба сугым чоры башлана һәм кымыз җитештерүдән тыш, ит, казылык ясап саталар, сатуда шулай ук колыннар да бар.

Йосыповлар Чишмәдә һәм Уфада үткән ярминкәләрдә дә еш булалар. Ел саен республиканың кымыз ясаучылар конкурсында Чишмә районы исеменнән катнашалар.

Үз эшенең осталары
Үз эшенең осталары
Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: