Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
29 июль , 09:57

Туган якның данлыклы улы

26 июльдә Чишмә районының Салих авылында армия генералы Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәевның тууына 100 ел тулуга багышланган чара узды.

Туган якның данлыклы улы
Туган якның данлыклы улы

26 июльдә Чишмә районының Салих авылында армия генералы Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәевның тууына 100 ел тулуга багышланган чара узды.

Анда якташыбызның туганнары, район хакимияте вәкилләре, авыл халкы һәм чакырылган кунаклар катнашты.

Чара Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институты карамагындагы «Салих» мәгариф үзәгенең Хәрби дан музеена барудан башланды.

Авыл зиратында Мәхмүт Гәрәевның әти-әнисенең каберенә чәчәкләр салынды.

Арытаба чара Чишмә поселогының Тарих-туган якны өйрәнү музеенда дәвам итте, анда якташыбызның фронт, хәрби һәм тормыш юлларын колачлаган фотосурәтләре күргәзмәсе оештырылды.

Туган якның данлыклы улы
Туган якның данлыклы улы
Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас в