Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
21 июль 2023, 12:32

Шахмат – акыл уены

Ел саен 20 июльдә Халыкара шахмат көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан район гәзите хәбәрчесе 53 ел гомере әлеге спорт төре белән бәйле булган, ат һәм фил дигәч, әлеге хайваннарны түгел, ә чираттагы шахмат партиясен күзаллаган кеше белән аралашты.

Шахмат – акыл уены
Шахмат – акыл уены

Ел саен 20 июльдә Халыкара шахмат көне билгеләп үтелә.

Шул уңайдан район гәзите хәбәрчесе 53 ел гомере әлеге спорт төре белән бәйле булган, ат һәм фил дигәч, әлеге хайваннарны түгел, ә чираттагы шахмат партиясен күзаллаган кеше белән аралашты.

Мин шахматны 27 яшемдә генә уйный башладым. Ул вакытта УМПО заводында эшли идем. Спорт белән актив шөгыльләнгәнгә күрә мине физорг итеп сайладылар. Шахмат уйный белми идем, йөзгә кызыллык килмәсен өчен өйрәнергә туры килде. Беренче укытучым Башкортстанның спорт мастерына кандидат Владимир Лойша булды. Уен нечкәлекләренә төшендем, дебютларны өйрәндем, вакыт узу белән турнирларда катнаша башладым, – дип искә ала яшьлеген Ар авыл Советының Черниговка авылында яшәүче 80 яшьлек спорт ветераны Марс Кудояров.

Шахматка өйрәнгәндә, уйнау барышында бик күп шәхси сыйфатлар барлыкка килә, ди ул. Бу – чыдамлык, логик фикерләү, максатчанлык һәм җиңүгә омтылыш. Ә пенсионерларга шахмат тонуста калырга һәм акыл үткерлеген сакларга ярдәм итә.

Уенчыга кирәкле ике төп сыйфат – ул сабырлык һәм уйлый белү сәләте. Ашыксаң ашка пешәсең, диләр бит. Уен вакытында да шулай ук, ашыксаң, дөрес адым ясамасаң, җиңелдем дип сана. Шуңа күрә бу эштә түземлек, минемчә, иң мөһиме, – дип билгеләп үтте ул.

Шахмат белән мавыгудан тыш, Марс Мансур улы бакча карау белән дә мәшгуль. Бакчада эшләр җитәрлек, тырышмасаң булмый.

Бакчам 30 сутый. Алты сутыйда бәрәңге утыртылган, 500 төп помидор үстерәм, борычлар, кыярлар да бар, эш җитәрлек, – ди ул.

 

Шахмат – акыл уены
Шахмат – акыл уены
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: