Чишмэ
-5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
18 июль 2023, 11:04

Икесенә бер һөнәр

Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе (ЮХИДИ) бүлегенең юл-патруль хезмәте буенча өлкән инспекторы, өлкән лейтенант Фларит Бикбулатовны һәм аның тормыш иптәшен гаилә җепләре генә түгел, һөнәрләре дә берләштерә.

Икесенә бер һөнәр
Икесенә бер һөнәр

Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе (ЮХИДИ) бүлегенең юл-патруль хезмәте буенча өлкән инспекторы, өлкән лейтенант Фларит Бикбулатовны һәм аның тормыш иптәшен гаилә җепләре генә түгел, һөнәрләре дә берләштерә.

Полиция майоры Айгөл Бикбулатова – ЮХИДИнең административ законнарны үтәтү буенча инспекторы. Фларит 2007 елдан бирле Эчке эшләр министрлыгында хезмәт итә.

Шул еллар эчендә намуслы хезмәте өчен күп тапкыр бүләкләнгән. Ә быел аңа Башкортстан буенча эчке эшләр министрының Рәхмәт хаты тапшырылган.

Юл-патруль хезмәткәрләре эсседә, салкында, яңгыр һәм кар яуганда да юл хәрәкәтендә катнашучыларның – шоферларның һәм җәяүлеләрнең тиешле кагыйдәләрне үтәвен күзәтәләр.

– Безнең хезмәт иртән корал алу һәм инструктаж үтүдән башлана. Аннары райондагы вакыйгалар белән танышабыз, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча зачет тапшырабыз, – ди ул.

Аның сүзләренә караганда, бу системада эшләү өчен физик яктан чыдамлы һәм әхлакый яктан тотрыклы булырга, кешеләр белән уртак тел табарга, корал белән оста эш итәргә һәм автомобиль белән идарә итә белергә кирәк. 

– Без көндез һәм төнлә 12шәр сәгать смена белән эшлибез, район буенча патрульда йөрибез, гражданнар чакыруы буенча барабыз, юл-транспорт һәлакәтләрен теркибез, ягъни, гадәти эш башкарабыз, – дип сөйли Фларит хезмәте турында.

Ә Айгөл 22 ел милициядә хезмәт иткән әтисе эзеннән киткән.

– Мәктәпне тәмамлагач башка вариантларны карамадым да, Эчке эшләр министрлыгы мәктәбенә укырга кердем. Укып бетергәч башкала полициясендә эшләдем, аннары үзебезнең районга кайттым, – дип сөйли Айгөл Фәнүс кызы.

Бикбулатовлар бер ул һәм бер кыз үстерәләр. Ярдәм иткәннәре өчен әти-әниләренә рәхмәтле-ләр. Ир белән хатын эштәге авырлыкларга карамастан, бер-берсенә һәм сайлаган һөнәрләренә тугры калалар.

Икесенә бер һөнәр
Икесенә бер һөнәр
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: