Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
14 июль 2023, 18:24

57 ел матур гомер кичерәләр

Яңа Муса авылыннан Гаймалетдиновлар хөрмәткә лаек гаилә парларының берсе.

57 ел матур гомер кичерәләр
57 ел матур гомер кичерәләр

Яңа Муса авылыннан Гаймалетдиновлар хөрмәткә лаек гаилә парларының берсе.

– Алар яшьләр өчен үрнәк. Гомер буе «Заветы Ильича» колхозында, Рәсимә апа савымчы, Фәһим абый шофер булып эшләделәр, аның хезмәт стажы 56 ел, – ди авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Наил Шәйхетдинов.

Алар әле дә эшсез тормыйлар, зур бакчада яшелчәләр үстерәләр, мал-туар асрыйлар, печән әзерлиләр. Фәһим абый «Нива» машинасында йөри, бакчаны мотоблок белән эшкәртә. Җәй көннәрендә иртүк торып бакча утарга, су сибәргә, маллар ашатырга чыгалар.

Рәсимә Гыйльман кызы белән Фәһим Хәләф улы икесе дә Яңа Муса авылында туып үскәннәр. Аларны сәхнә таныштырган. Рәсимә мәктәпне тәмамлагач үзешчән сәнгатьтә актив катнаша. яшьләр бергәләп спектакльләрдә уйныйлар. Сәхнәдә уйнау җитди мөнәсәбәтләргә китерә – бер-берсенә гашыйк булалар. Фәһим 1965 елның 20 июнендә, үзенең туган көнендә, әти-әнисе йортына кәләш алып кайта.

– Миңа 18, аңа 23 яшь иде, кулга-кул тотынышып яңа тормыш башладык. Минем әти-әни, яшьсең әле, дип каршы килеп маташтылар. Ләкин абый аларга: «Бик шәп егеткә кияүгә чыга!» дигәч, ризалык бирделәр, – дип елмая Рәсимә Гыйльман кызы. – Башта иремнең әти-әнисе белән яшәдек, өч елдан соң туганнар ярдәме белән йорт төзедек. Юкны бар иттек, барлык сынауларны бергә үттек. Бер-беребезгә ярдәмләшеп, тату яшәдек, – ди ул.

Гаймалетдиновлар ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер ял көннәрендә балалары, оныклары һәм туруннары кунакка кайтуын көтәләр. Алар кебек күп еллар бергә тату гомер кичергән гаилә парлары яшьләр өчен мәхәббәт һәм тугрылык үрнәге булып тора.

57 ел матур гомер кичерәләр
57 ел матур гомер кичерәләр
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: