Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
30 июнь 2023, 11:27

Авырлыклар аша – иҗатка

Район үзәгендә яшәүче Лилия Баишева сәламәтлек торышы буенча чикләүләрне җиңеп, сәләтле булуын, зәвык белән эшли һәм тормышта шатлана белүен күрсәтеп, яраткан эше белән шөгыльләнергә мөмкинлек таба.

Авырлыклар аша – иҗатка
Авырлыклар аша – иҗатка

Безнең районда иҗат белән шөгыльләнүче сәләтле кешеләр бик күп.

Алар белән без сезне гәзит битләрендә таныштырып барабыз.

Район үзәгендә яшәүче Лилия Баишева сәламәтлек торышы буенча чикләүләрне җиңеп, сәләтле булуын, зәвык белән эшли һәм тормышта шатлана белүен күрсәтеп, яраткан эше белән шөгыльләнергә мөмкинлек таба.

– Миңа 11 яшь булганда әни белән Пионерлар һәм укучылар йортына бардык, андагы кул эшләре күргәзмәсе икебезнең дә игътибарны җәлеп итте. Төрле бәйләнгән уенчыклар, чигелгән картиналар, шулай ук сәйләннән ясалган күп кенә кызыклы кул эшләре бар иде. Шул вакыт мин үз кулларым белән шундый ук матурлык тудырырга теләвемне аңладым. Минем өчен өйдә аерым дәресләр оештырылды,  Пионерлар һәм укучылар йорты укытучысы Наталья Солотина өйгә килеп минем белән шө-гыльләнде, – дип искә алды Лилия.

– Тәҗрибә белән осталык та килде, – ди кул эшләре остасы.

Аның коллекциясендә мәчетләр, гарәпчә язулар, үсемлекләр һәм хайваннар сурәтләнгән бик күп картиналар, йомшак уенчыклар, җылы башлыклар һәм башка бәйләнгән әйберләр бар.

– «Дельфин» дип аталган кул эшемне башкару өчен җиде ай вакыт китте, – дип сөйләде Лилия.

Моннан тыш, ул күптән түгел Саклык банкының Уфада узган юбилей марафонында катнашып, беренче урын алган. Коляскада йөрү буенча ярышларда да күп тапкыр призлы урыннар яулаган.

«Миңа барлык башлангычларда әнием һәм туганнарым ярдәм итә», ди Лилия.

Авырлыклар аша – иҗатка
Авырлыклар аша – иҗатка
Автор:Элина Школьная
Читайте нас: