– Менә ашка бераз балтырган җыйдым, ул матдәләр алмашын җайга салу өчен әйбәт. Ата-бабаларыбыз юкка гына әлеге ашны елына җиде тапкыр ашарга кирәк дип әйтмәгәннәр, – диде Зөфәр бабай кесәсеннән бер уч яшь балтырганны алып. – Ул чынлап та иммунитетны ныгыта, авитаминоздан булыша, йогышлы һәм вируслы авырулардан сак-лый. Бераз арып китсәм, кулыма кармак тотып, суга карап яр буенда ял итәргә тырышам, – дип елмайды балыкчы. – 84 яшьтәмен, кыш көне йөрәгемә операция ясаттым. Кардиостимулятор куйгач җиңелрәк булып китте – хәзер кан басымы борчымый, – дип сөйләде Зөфәр Нуриәхмәт улы.
Аны тыңлый-тыңлый тар гына тыкрык аша аб-зыйның йортына таба юнәлдек.
– Табиблар күбрәк хәрәкәтләнергә киңәш итә, аларның күрсәтмәләрен үтәргә тырышам. Барысын да әкрен генә эшлим, чүп үләне үскәнне яратмыйм.
Менә бу тыкрыкны һәрвакыт чисталыкта тотарга тырышам, чүп үләннәрен вакытында чабарга кирәк, үзебез шуннан йөрибез бит, кемнеңдер килеп чабуын көтәргә түгел. Бакчабызда
барысын да – бәрәңге, кишер, чөгендер, суган-сарымсагын да утыртабыз... Әлегә үзем утый алам. Мал-туар да асрыйбыз, кулымнан килгәнчә кызым белән киявемә ярдәм итәм. Көннәрем менә шулай хәрәкәттә уза, башкача булмый, – дип елмайды ул.
Ул операция ясатуына һәм өлкән яшьтә булуына карамастан, элекке мавыгуларын ташламый – кыш көннәрендә чаңгыда йөри. Моның өчен елга артындагы басуда чаңгы юлы ясый. Көн дә ашыкмыйча гына биш-алты километр юл үтәргә тырыша. Кар эреп бетүгә оныгыннан калган гади генә, әмма ышанычлы велосипедына утыра. Аңарда 23 ел (!) йөри инде. Зөфәр бабай япма астында торган үсмерләр велосипедын күрсәтте.
– Операциядән соң табиблар көн саен 2-3 километр җәяү йөрергә куштылар. Скандинавия таяклары тотып йөрү кызыклы түгел, шуңа күрә, авыл фельдшеры Эльза Галимова мондый активлыкка катгый каршы булса да, кыш көне чаңгы шуам, җәй көне велосипедта йөрим. Әти исән чагында: «Кулымнан эшемне тартып алмагыз», дия иде. Чөнки ул гел хәрәкәттә булу кешенең гомерен озайта дип фикер йөртте. Хәзер мин аның нәрсәне күз уңында тотуын аңлыйм һәм аның фикере белән тулысынча килешәм. Ә тагын да хәтерне ныгыту өчен күп укырга тырышам. Район гәзитенә даими язылам, китапханәдә дә мин укымаган китап калмагандыр инде, – диде ул.
Чынлап та, озын гомер яшәүнең сере сәламәт тормыш рәвеше алып баруга бәйле. Мәкаләбез герое Зөфәр Рәҗәпов та шул кагыйдәне истә тотарга тырыша.