

Александр Андреевич ихатада ат җигә, тормыш иптәше белән печәнгә китәргә җыенып йөриләр иде. Без аларны бераз тоткарладык. Район гәзитеннән килүебезне белгәч, шатландылар.
– Гәзиткә һәрвакыт язылабыз, беренче битеннән башлап азагына кадәр укып чыгабыз. Авылда яшәсәк тә, гәзиттән укып барлык район хәбәрләрен беләбез. Күршеләр дә алып укыйлар. Мин гомерем буе почтальон булып эшләдем. Элек почта Келәштә иде. Ат җигеп бара идем, – дип сөйләде Надежда Николаевна, бахбае Дусяны сыйпап. Шул арада Фрося кушаматлы колын да иркәләнергә килеп җитте. – Сумка һәм бер зур пакет тутырып гәзит-журналлар ташыдым. Ә хәзер район гәзитенә дүрт, ә «Комсомольская правда»га нибары бер гаилә генә языла. Элек исә һәр йортка, ким дигәндә, бишәр басма китерә идем. Әлеге вакытта авылдагы биш өйдә картлар, калганнарында дачниклар яши, – ди ул.
Почтальон булып ул 1980 елда, кияүгә чыккач, эшли башлый. Ул вакытта Надяга 18 яшь кенә була. Боголюбовка яшьләре Ломоносовога – аның туган авылына клубка киләләр. Булачак тормыш иптәше белән ул шунда таныша. Ә әти-әнисе вафат булгач, Александр Надя белән аның сеңлесенә мал азыгы әзерләшергә ярдәм итә. Кыз ышанычлы һәм тырыш егеткә гашыйк була. Ире гомер буе ат караучы булып эшли, аның «Дим» колхозы һәм авыл хуҗалыгы идарәлегеннән, район партия комитеты исеменнән бирелгән бик күп Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары бар. Шулай гомер кичергәннәр, өч ул үстергәннәр. Хәзер инде өч оныклары бар, алар авылга кайтып картәни-картәтиләрендә кунак булырга яраталар.
– Елга буена, басу-кырларга чыгып фотога төшәләр, аннары шуларны интернетка куялар – бездә матур урыннар бик күп. Авылда балалар мәйданчыгы да бар, – дип елмая Надежда Ильяшенко.
Боголюбовка авылы Ар авыл Советы территориясендә урнашкан, монда 40ка якын кеше теркәлгән. Авылга 1899 елда Полтава губернасының Кременчуг өязе Боголюбовка авылын-нан килеп урнашкан кешеләр нигез салган.
– Элек авылыбыз зур булган, өлкәннәр аны кайвакыт Рябиновка дип тә йөртәләр. Күрәсең, ул кайчандыр шулай дип аталган. Колхоз бакчасында алмалар, чияләр, карлыганнар үсә иде, – дип хатирәләре белән уртаклаша хуҗабикә. – Тату яшәдек. Бәйрәмнәрдә гармун уйнап, җырлар җырлап бөтен авыл белән күңел ача идек. Табында бәрәңге, кәбестә һәм кыяр гына булса да. Хәзер барыбыз да муллыкта яшибез, ләкин бик сирәк җыелышабыз. Авылда яшәүчеләр саны елдан-ел кими, әмма анда 200ләп йорт бар әле, чөнки дачниклар күп. Бакчабыз бик зур, төрле яшелчәләр үстерәбез. Көтү юк, бөтен авылга дүрт кенә сыер. Безнең сыерыбыз ел әйләнәсенә бәйләүдә тора. Малларга ат белән яки кул арбасына салып үлән чабып алып кайтабыз. Моннан тыш, танабыз, бозавыбыз, сарыклар, тавыклар, дуңгыз балалары бар.
Боголюбовкада кибет тә, медпункт та, клуб та юк. Ә йортларда барлык шартлар: электр уты, интернет, телефон, су (һәрберсенең үз скважинасы) бар. Узган елның августында авылга газ кертелгән.
– Дөньяга яңа килгән кебек булдык. Ятсаң – җылы, торсаң – җылы. Авылда яңа тормыш башланыр дип уйлыйм, – дип куана Надежда Николаевна.
Быел аларның күршеләре – Уфадан килгән дачниклар кышка да авылда калганнар. Бөкеләрдә тукталып шәһәрнең бер башыннан икенче башына кадәр барганчы, авылдан эшкә барып җитү тизрәк, диләр.
– Ә бездә юллар һәрвакыт чистартыла. Гомумән, безнең Боголюбовка – яшәү өчен бик яхшы урын, – ди Александр Андреевич.