Чишмэ
+20 °С
Ачык
Район кешеләре
23 июнь 2023, 10:05

Тыныч йокла, герой!

Шушы көннәрдә чишмәлеләр Украинада махсус операция барышында һәлак булган ефрейтор Андрей Егоров белән хушлаштылар.

Тыныч йокла, герой!Тыныч йокла, герой!
Тыныч йокла, герой!

16 июньдә якташыбызны соңгы юлга озату митингы узды.

– Тагын бер яугирне, Ватаныбызның чын улын югалттык, – дип билгеләп үтте хәрби комиссар Илфир Сәлимгәрәев.

Андрей Егоров 1986 елның 27 октябрендә Чишмә поселогында туган. 2002 елда беренче мәктәптә гомуми белем алып чыккан. Мәктәптә укыган елларда үзен тырыш укучы итеп күрсәткән, барлык чараларда актив катнашкан, киң күңелле егет булган. 2004-2006 елларда Оренбург өлкәсендә урнашкан 33157нче хәрби частьта танк командиры һәм САУ-100 отделениесе командиры вазифаларында хезмәт иткән. Армиядән кайтканнан соң төрле предприятиеләрдә эшләгән.

2017 елдан башлап контракт буенча РФ Кораллы көчләрендә, Чечня Республикасында урнашкан 65384нче хәрби частьта разведка ротасының өлкән разведчигы булып хезмәт иткән. 2022 елның февраленнән махсус хәрби операциядә катнашкан. Кыюлык күрсәткәне өчен Рәсәй Федерациясе Президентының 2022 елның 11 октябрендәге Указы белән «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән. Андрей Егоров үзенә карата таләпчән булган, көтелмәгән хәлләрдә каушап калмаган, тиз арада карарлар кабул иткән.

Ул 2023 елның 8 июнендә Запорожье өлкәсендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган, хәрби антына ахыргача тугры калган.

Андрей Егоров Рәсәй Федерациясе Президенты Указы белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы, кыюлыгы, фидакарьлеге өчен вафатыннан соң Батырлык ордены белән бүләкләнде.

Илфир Сәлимгәрәев билгеләвенчә, якын кешеңне югалту гаилә әгъзалары һәм туганнар өчен һәрвакыт фаҗига. Ләкин без аның турындагы якты истәлекнең мәңге яшәячәген беләбез.

Матәм митингында Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән республика башлыгы хакимияте җитәкчесе урынбасары Искәндәр Әхмәтвәлиев чыгыш ясады. Ул илебезнең киләчәге Андрей кебек егетләр кулында, дип билгеләп үтте.

– Әлеге махсус хәрби операциянең, һичшиксез, җиңү белән тәмамлануын көтәбез. Андрей кебек шәхесләр аркасында тыныч яшәү, эшләү һәм балалар үстерү мөмкинлеге булуны һәрберебез аңласын иде. Ул безнең өчен гомерен бирде. Барлык дәрәҗәдәге хакимият органнары һәлак булган яугирнең гаиләсе турындагы хәстәрлекне үз өстенә алырга тиеш, Андрей Егоровның гаиләсе дә онытылмас. Без кем аркасында исән булуыбызны истә тотарга тиешбез, – диде Искәндәр Әхмәтвәлиев.

– Әлеге кайгылы хәбәрне ишетү бик авыр булды. Бу мәрхүмнең гаиләсе өчен зур кайгы һәм безнең барыбыз өчен зур югалту. Меңләгән ир-ат, шул исәптән якташларыбыз алгы сызыкта торалар һәм җиңүгә ирешү өчен мөмкин булганның барысын да эшлиләр. Һәм бу, һичшиксез, шулай булачак. Халыкның ихтыяр көче зур һәм без бергәләшеп дәүләтебез мәнфәгатьләрен яклаячакбыз һәм киләчәк буыннарыбыз аяз һәм тыныч күк астында яшәсен өчен имин шартлар тудырачакбыз. Кызганычка каршы, бу якын кешесен югалткан тәүге гаилә генә түгел. Бүген аларның кайгыларын уртаклашу өчен башка яугирләрнең дә хатыннары һәм әниләре килгәннәр. Рәхмәт сезгә. Һәлак булган яугирнең гаиләсенә ярдәм күрсәтеләчәк. Безнең уртак бурыч – малайларны – Егоровларның улларын аякка бастыруда булышлык итү, – диде район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров.

Башкортстан Республикасы Башлыгы Указына ярашлы, Андрей Егоров хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен вафатыннан соң генерал Шәйморатов ордены белән бүләкләнде.

Андрей Егоровның әнисе, тормыш иптәше, ике улы һәм апалары калды.

Аның турындагы якты истәлек күңелләребездә озак еллар сакланыр.

Тыныч йокла, герой!
Тыныч йокла, герой!
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас