Чишмэ
+23 °С
Облачно
Район кешеләре
21 Июня 2023, 07:02

Чишмә кызының җиңүе

Гөлназ Мәҗитова Бөтенрәсәй «Башкортстан гүзәле-2023» матурлык бәйгесендә гран-при яулады. Аңа 18 яшь, ул тумышы белән Биккол авылыннан, Башкорт дәүләт медицина университеты студенты. Июнь ахырында ул Мәскәүгә «Рәсәйнең яшь гүзәле» конкурсына Башкортстан вәкиле булып барачак.

Чишмә кызының җиңүеЧишмә кызының җиңүе
Чишмә кызының җиңүе

Биккол авылында туып-үскән кыз «Чишмә» редакциясенә биргән интервьюда тәэссоратлары белән уртаклашты.

– Мин – булачак табиб, шигырьләр язам, бию белән мавыгам, вокал белән шөгыльләнәм. Актерлык осталыгы дәресләренә йөрим. Үз проектымны ачарга, арытаба бизнес һәм модельләштерү өлкәсендә уңышларга ирешергә хыялланам, – дип сөйләде Гөлназ. – «Башкортстан гүзәле» бәйгесендә республиканың төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән 17 кыз гран-прига дәгъва итте. Конкурста җиңүем белән горурланам. Әлеге вакытта киләсе чарага әзерләнәм.

30 июньнән 2 июльгә кадәр «Miss beauty Russia-2023» һәм «Рәсәйнең яшь гүзәле-2023» конкурсларында республикабыз данын яклаячакмын. Шундый зур чарада туган ягым – Чишмә районыннан вәкил булу – минем өчен зур хөрмәт. Әйткәндәй, «Beauty Russia 2023» Матурлык, мода һәм сәләт фестивале Вячеслав Зайцев һәм Пьер Карден истәлегенә узачак.

Чишмә кызының җиңүе
Чишмә кызының җиңүе
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас