Чишмэ
+12 °С
Облачно
Район кешеләре
16 Июня 2023, 04:59

Халык сәламәтлеге сагында торучы ханым

Июньнең өченче якшәмбесендә Медицина хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Валентина Нечаеваның Өршәк фельдшер-акушерлык пунктында эшли башлавына озакламый 40 ел була.

Халык сәламәтлеге сагында торучы ханымХалык сәламәтлеге сагында торучы ханым
Халык сәламәтлеге сагында торучы ханым

Июньнең өченче якшәмбесендә Медицина хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.

Валентина Нечаеваның Өршәк фельдшер-акушерлык пунктында эшли башлавына озакламый 40 ел була. Ул балачактан ук үзен табиб итеп күз алдына китерүе һәм кешеләргә ярдәм итәргә, дәваларга теләве турында искә ала. Первомайский авылында ул Туймазы медицина колледжын тәмамлаганнан соң, 1983 елның 8 августында, эшли башлый.

– Ул вакытта миңа нибары 18 яшь иде. Авыл халкы җылы каршы алды. Алар минем өчен якын кешеләргә әйләнделәр. Күз алдымда ике буын балалар үсеп җитте, мин аларны дәваладым, исәнлеген күзәттем, прививкалар ясадым, – дип хатирәләре белән уртаклаша фельдшер.

1996 елда ул медицина хезмәткәрләренең республика бәйгесендә катнаша, Туймазыга сайлап алу турына бара, анда призерлар рәтендә була. 2001 елда «Һөнәре буенча иң яхшысы» республика конкурсында «Дәвалау эше» белгечлеге буенча лауреат була. Сәламәтлек саклау өлкәсендәге нәтиҗәле хезмәте, сайлау системасында участок сайлау комиссиясе рәисе сыйфатында күпьеллык намуслы эше өчен Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

Фельдшер эше тәүлек әйләнәсенә дәвам итә, монда терапияне, педиатрияне, кардиологияне һәм хәтта травматологияне дә белергә кирәк. Әлбәттә, психологик ярдәм күрсәтә белү дә мөһим, авыруларны ихлас күңелдән әйтелгән җылы сүз дә дәвалый бит.

– Медпунктка үзләре килә алмаган кешеләр: авырып ятучылар һәм өлкәннәр янына көн саен барып хәлләрен беләм. Башка авылларга машина белән барам. Пациентлар еш кына кан басымы күтәрелү, ашкайнату системасы белән бәйле, сезонлы авырулардан зарланалар. Җитди очракларда, мәсәлән, йөрәк-кан тамырлары авырулары, аппендицит, панкреатит яки төрле җәрәхәтләр булганда, баланың температурасы югары күтәрелгәндә ашыгыч ярдәм чакырырга туры килә. Күптән түгел шундый хәл булды, мотоблок белән җир сукалаганда аягын җитди җәрәхәтләгән ирне ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатырга туры килде, – дип сөйли Валентина Владимировна. – Авыл юллары начар булуга карамастан, ашыгыч ярдәм һәрвакыт тиз килеп җитә. Авырулар, нинди ярдәм кирәклегенә карап, район үзәгенә яки Уфадагы дәвалау учреждениеләренә урнаштырыла.

Авыл халкы аны хөрмәт итә һәм кадерен белә. Эшләгән елларда аңа төрле хәлләр белән очрашырга туры килә, шактый катлаулы очраклар да була. Фельдшер кешеләргә авыр чакларда битараф кала алмый.

Өршәк фельдшер-акушерлык пункты ике авылны хезмәтләндерә. Первомайский авылында аның карамагында 176 өлкән кеше һәм 72 бала, Питрәйдә 97 өлкән кеше һәм тугыз бала бар. Ул шулай ук диспансерлаштыру, медицина тикшерүләре үткәрә, авыруларның дәвалау учреждениеләренә вакытында баруын контрольдә тота. Йөкле хатыннар һәм яңа туган балалар да аның күзәтүе астында. Кыскасы, эше җитәрлек.

– Чишмә дәваханәсе белгечләре белән даими элемтәдә торабыз. Безгә шулай ук участок терапевты Әлфир Таюпов, педиатр Кристина Безрукова да килә. Кирәк булганда алар белән һәрвакыт киңәшләшергә мөмкин, – дип билгеләп үтте медицина хезмәткәре.

Валентина Владимировнаның зур гаиләсе бар. Ире Валерий Павлович шофер булып эшли. Алар өч балага гомер биргәннәр. Зур кызлары башлангыч сыйныфлар укытучысы, уллары шофер, ә кече кызлары әнисе юлыннан киткән – медицина колледжында укый. Картәни һәм картәтиләрен куандырып дүрт оныклары да үсеп килә. Алар Уфада яшиләр һәм еш кайтып йөриләр.

Халык сәламәтлеге сагында торучы ханым
Халык сәламәтлеге сагында торучы ханым
Автор:Элина Школьная
Читайте нас