Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
9 июнь 2023, 10:56

Җәй күңелле башланды

Мәскәүдә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) «Беренчеләр фестивале» узды. Башкортстан Республикасы делегациясе составына чишмәле Азалия Михайленко да керде.

Җәй күңелле башланды
Җәй күңелле башланды

Мәскәүдә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) «Беренчеләр фестивале» узды.

Анда 150 меңнән артык кеше – беренчеләр советлары активистлары һәм лидерлары, проектларда җиңүчеләр катнашты. Башкортстан Республикасы делегациясе составына чишмәле Азалия Михайленко да керде.

Бишенче мәктәп укучысы, активист, Җиңү волонтеры, «Яшь гвардиячеләр» отрядының район бүлекчәсе әгъзасы һәм #МЫВМЕСТЕ Халыкара премия амбассадоры Азалия белән очрашып сөйләштек.

– Каникулның беренче көннәрендә миңа Мәскәүгә балачак һәм яшьлек фестиваленә бару мөмкинлеге бирелде. Башкалада үткән көннәр бик бай эчтәлекле һәм кызыклы булды. Без танылган кешеләр һәм эшмәкәрләр белән лекцияләрдә һәм фикер алышуларда катнаштык. Аларның тәҗрибәсе һәм дөньяга карашы безнең барыбыз өчен дә кызыклы булды. Без алар белән фикер алыштык, үзебез өчен яңа һәм мөһим әйберләр турында күбрәк белә алдык. Шулай ук танылган җырчылар һәм матур җырлар белән бай концерт һәм күңел ачу программасы да булды. Мин делегациягә килгән бик күп балалар белән дуслаштым, – ди кыз.

А. Михайленко әйтүенчә, Уфа шәһәренең волонтерлык хәрәкәтләренә ярдәм итү бүлеге начальнигы һәм #МЫВМЕСТЕ премиясенең БР буенча амбассадорлар советы җитәкчесе Тимур Ишкарин, «Бердәм Рәсәйнең Яшь Гвардиясе» бүлекчәсе җитәкчесе һәм «Ышаныч» үзәге директоры Зөлфия Нугаева аңа ышаныч белдерсәләр, аның фикерен исәпкә алсалар, ул Чишмә районы командасы белән яңа проектларны гамәлгә ашыру өчен бар тырышлыгын салачак.

«Беренчеләр хәрәкәте» фестивалендә Рәсәй Федерациясе президенты хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко ассызыклавынча, яшьләр өчен Рәсәй – чыннан да мөмкинлекләр иле. Ул шулай ук илебез киләчәгенең турыдан-туры үсеп килүче буынга бәйле булуын билгеләп үтте. Президент әйткәнчә, Рәсәйдә һәр бала сәләтле, ә дәүләтнең бурычы – аңа әлеге сәләтен ачарга һәм тормышка ашырырга мөмкинлек бирү. «Беренчеләр хәрәкәте» фестивалендә һәр балага үсеш алырга мөмкинлек бирүче бик күп проектлар тәкъдим ителүе сөендерә. Үз хыялларыңны тормышка ашырырга омтылу – мөһим нәрсә», – дип фикерен белдерде Сергей Кириенко.

 

Җәй күңелле башланды
Җәй күңелле башланды
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: