Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
8 июнь 2023, 12:04

Балаларның уңышы ата-ана өчен горурлык

«Торатау» Конгрессхолында 2022-2023 уку елында Ю. Гагарин кубогына укучылар олимпиадасының республика этабында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды.

Балаларның уңышы ата-ана өчен горурлык
Балаларның уңышы ата-ана өчен горурлык

Конкурс нәтиҗәләре буенча 1нче мәктәп Чишмә районының иң алдынгы белем бирү учагы дип танылды. Әлеге  мәктәптә укучы 15 бала төрле фәннәр буенча олимпиадаларда призер булды.

2А сыйныфта белем алучы Арина Габидуллина тирә-як дөнья фәненнән беренче урын алды. Аңа Ю. Гагарин исемендәге кубок, истәлекле медаль, диплом һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Арина шулай ук Рәсәй космонавтика федерациясенең «Юрий Алексеевич Гагарин» медале белән бүләкләнде. 

Уңышка ирешү шатлыгын уртаклашу өчен бүләкләү тантанасына ата-аналар да чакырылды. Алар арасында Аринаның әнисе Зарина Габидуллина да бар иде. Сүз уңаеннан, аның улы Артем да Гагарин олимпиадасы призеры. Балаларның икесе дә уку алдынгысы. 

– Арина өч фән – математика, рус теле һәм тирә-як дөнья фәннәре буенча олимпиадада катнашты. Тәүдә ул мәктәптә, аннары муниципаль этапта приз алды һәм җиңү яулады. Республика этабында, тирә-як дөнья фәне буенча җиңүдән тыш, рус теле буенча да призер булды. Улым да беренче сыйныфтан ук полиолимпиадаларда катнаша. Икенче сыйныфта ук республика этабында призлы урын алган иде. Быел ул математиканы сайлады һәм шулай ук призер булды, – ди горурлык белән Зарина Фәргать кызы. 

Ул улының башлангыч сыйныф укытучысы Хәсәнә Мусинага баланың сәләтен күрә белгәне, олимпиадалар белән кызыксындырганы өчен рәхмәтле. Сүз уңаеннан, Хәсәнә Кангаз кызы беренче мәктәптә Гагарин кубогы олимпиадасы кураторы булып тора. Ул балалар һәм яшьләрнең инженер-техник белемен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен БР Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Зарина үзе дә балалар белән өйдә өстәмә рәвештә шөгыльләнә. Алар өч яшьтән үк хәреф танырга, мәктәпкә барганчы ук укырга һәм язарга өйрәнгәннәр. Ул белеме буенча педагог, һәр эшкә җавап-лы карый һәм балаларында да тырышлык һәм тәртип кебек сыйфатлар тәрбияли. Олимпиадага әзерләнү – зур хезмәт, ди ул. Аның инде үз методикасы бар, барлык фәннәр буенча үткән еллардагы биремнәр тулы папкалар туплаган. Балаларны максатка ирешергә өйрәтә.

Артем белән Арина сәнгать мәктәбендә һәм спорт-сәламәтләндерү комплексында шөгыльләнергә дә вакыт табалар. 

– Без ирем белән һәрвакыт балалар – безнең горурлыгыбыз дип әйтәбез, – ди Зарина Фәргать кызы.

Балаларның уңышы ата-ана өчен горурлык
Балаларның уңышы ата-ана өчен горурлык
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: