Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
2 июнь 2023, 10:12

Иң мөһиме – үзара хөрмәт, ышаныч һәм тугрылык

Халисә һәм Зөфәр Муллаяновлар Чишмә поселогының Яшьләр бистәсендә яшиләр. Өйләре Кояшлы урамында урнашкан, үзләре дә ачык йөзле, ихлас күңелле, кунакчыл кешеләр.

Иң мөһиме – үзара хөрмәт, ышаныч һәм тугрылык
Иң мөһиме – үзара хөрмәт, ышаныч һәм тугрылык

Күптән түгел алар бергә тормыш коруларының алтын юбилеен билгеләп үттеләр, шул уңайдан аларны котлау өчен зур делегация барды.

Капка янында безне костюм кигән гаилә башлыгы Зөфәр Усман улы каршы алды. Болдырда дулкынлануы һәм шатлануы йөзенә чыккан Халисә Мәзгут кызы көтә иде.

– Ришат Әнис улы, – диде Халисә апа район хакимияте башлыгы Ришат Мансуровка мөрәҗәгать итеп һәм өй ишеген күрсәтеп. – Безгә аны зур оста – сезнең әтиегез ясаган иде. Алтын куллы кеше. Аның улының – сезнең дә туган як өчен күп эшләр башкаруыгыз, районны төзекләндерүне дәвам итүегез өчен шатбыз. Үзгәрешләрне күрү күңелле. Чөнки безнең өчен Чишмә күптән туган районга әйләнде.

Халисә Мәзгут кызы кунакларны өйгә чакырды һәм хатирәләре белән уртаклашуын дәвам итте.

– Зөфәр Чакмагышта туган, мин Бәләбәй районыннан. Уфада, авыл хуҗалыгы институтында галим-агроном белгечлеге буенча укыганда таныштык. Бергә кинога бара, туңдырма белән сыйлана идек, шулай дуслашып киттек, – дип елмая Халисә Муллаян кызы.

Алар нәкъ ярты гасыр элек, 1973 елның 30 маенда никахлашканнар. Сүз уңаеннан, Зөфәр Усман улы Германиядә совет гаскәрләрендә хезмәт иткәндә ялга кайткач өйләнешкәннәр, ә кыз бу вакытта Ермолаевода үсемлекләрне саклау буенча белгеч булып эшләгән. Туйдан соң инде алар хезмәт урынына икәүләп киткәннәр.

– Гаилә коргач башкача булмый. Соңыннан, әлбәттә, анда калырга һәм хәрби һөнәр алырга тәкъдим иттеләр. Ләкин без, иремнең әтисе киңәш иткәнчә, чемоданнарны тутырып поезд белән җибәрдек тә, кайтып киттек.

– Иң кызыгы, багажны Чишмә тимер юл вокзалыннан килеп алырга кирәк иде. Монда яшәгән туганнарга килеп, бераз көтәргә туры килде. Багаж алырга килеп, нәтиҗәдә Сәйран авылына, Әкрам Әмиров рәислегендәге «Большевик» колхозына баш агроном булып эшкә урнаштым. Аңардан күп нәрсәгә өйрәндем, бик яхшы җитәкче иде. Менә шулай итеп Чишмә җирендә калдык, – дип искә ала ул елларны Зөфәр Муллаянов.

– Моңа бер дә үкенмибез. Соңыннан Келәш авылында яшәдек, анда Зөфәр «Дим» колхозына җитәкчелек итте, – ди Халисә апа.

– Көчле колхоз иде, барлык күрсәткечләр буенча алдынгылар рәтендә булдык. Берничә мең баш сыер, дуңгыз, ат бар иде, үзебездә кымыз ясадык...  Хәзер Келәштә һәм башка авылларда колхозларның элеккеге даны калмавы кызганыч, – ди Зөфәр абый.

Зөфәр Муллаянов Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, 43 еллык эш стажы бар. Озак еллар, лаеклы ялга чыкканчы Чишмә районында җир комитетына җитәкчелек иткән. Халисә Мәзгут кызы башта мәктәптә укыткан, аннары шикәр заводы лабораториясендә чимал буенча химик булып эшләгән.

Хәзер Зөфәр Усман улы бөтен көч-куәтен зәңгәр чыршылар күләгәсендә сыенып утырган ике катлы затлы йортларын һәм ихата-кураны төзекләндерүгә һәм бакча үстерүгә юнәлтә. 

– Ирем бакчада барысын да үзе эшли. Мин өйдәге ямь һәм тәмле аш-су өчен җаваплымын. Менә кыярның беренче уңышын да алдык инде. Монысы да аның тырышлыгы, – ди Халисә Мәзгут кызы тормыш иптәшенә елмаеп карап.

– Хәзерге яшьләр тормышка ничектер җиңелчә карый, талашалар да аерылышалар. Характерлар туры килми, дигән булалар. Әлбәттә шулай, һәр кешенең үз холкы, үз темпераменты бит, шуңа күрә сабыр булырга, кичерә белергә кирәк, шул чакта безнең кебек лаеклы тормыш үтәргә мөмкин, – дип киңәш бирә алтын юбилярлар.

 

Иң мөһиме – үзара хөрмәт, ышаныч һәм тугрылык
Иң мөһиме – үзара хөрмәт, ышаныч һәм тугрылык
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: