Чакырылыш пункты янына иртәдән үк аларның туганнары, дуслары һәм якыннары җыелды.
Чишмә укучысы Илина Габидуллина да бу көнне әнисе, картәтисе һәм картәнисе белән абыйсы Радмирны озатырга килде.
– Аерылышасы килми бер дә. Ярый әле бер елга гына. Мин аңа шалтыратып, язып торырмын, – ди сеңлесе.
Ә бу вакытта хәрби комиссар Илфир Сәлимгәрәев чакырылыш пункты кабинетында егетләргә якын арада аларны нәрсә көткәнен аңлатты, сәламәтлеккә игътибарлы булырга кушты һәм барлык сорауларга җавап бирде. Район хакимияте начальнигы урынбасары Эрнес Кәримов исә дәртләндереп, күңелләрен күтәреп җибәрергә теләп чыгыш ясады. Тик юлга чыгарга җыенган егетләрнең һәм аларның якыннарының борчылуы һәм дулкынлануы сизелеп торды.
Безнең хәбәрчебез егетләр автобуска утырганчы алар белән бераз сөйләшеп торды.
– Армиягә һәрвакыт барырга теләдем, ә нинди төр гаскәрләрдә хезмәт итү әһәмиятле түгел. Чын ир-ат булу өчен хезмәт итәргә кирәк дип саныйм, – диде унсигез яшьлек Радмир Мөхәммәдиев.
Ә Имиль Сәйфуллинга инде 24 яшь. Ул Мәскәүдә укып, геофизик һөнәрен алырга өлгергән, һәм хәзер Ватан алдында бурычын үтәргә карар иткән. Аның киләчәккә планнары зур һәм кулына хәрби билет алу шуның мөһим өлеше.
Әлбәттә, күз яшьләрсез генә аерылышып булмый, аналар борчыла. Шөнгәккүл авылыннан Римма Сәгадиева улы Әскарны озата барганда «Авыр булыр инде, ул бит һәрвакыт янымда иде» дип кабатлады.
Егетләр «Славянканың хушлашуы» маршы астында юлга чыктылар. Йөргән юллары лаеклы һәм данлы булсын!