Чишмэ
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
25 Май 2023, 15:10

Тыл хезмәткәре янында кунакта булдык

Айгөл Михайленко, 5нче мәктәп директоры киңәшчесе Бишенче мәктәп укучылары тыл хезмәткәре, 98 яшьлек Вера Яковлевна Иванова янында кунакта булдылар.

Тыл хезмәткәре янында кунакта булдык
Тыл хезмәткәре янында кунакта булдык

Ул балалар килгәч бик шатланды һәм ерак хатирә булып күңелендә калган сугыш чоры турындагы истәлекләре белән уртаклашты, яшь чакта Ватан хакына хезмәт итүләре турында сөйләде. Шулай ук тылда калганнар иңенә яткан авыр эш көннәре турында искә алды.

– Безнең килүебез Вера Яковлевнага көч бирер дип көтмәгән идек. Без бүлмәгә кергәч, ул утырган җиреннән торып басты һәм безнең белән бик теләп аралашты. Ә без, ул олы яшьтә булгач, ятып кына торадыр, дип уйлаган идек, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Азалия Михайленко.

Очрашу ахырында балалар Вера Яковлевнаны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы белән котладылар, сугыш вакытындагы фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдерделәр, бүләкләр тапшырдылар, ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.

Безнең мәктәптә балаларны патриотик тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Укучылар илебезнең мөһим тарихи вакыйгаларыннан хәбәрдар. Без аларны көчле һәм кыю булырга, Ватанны яратырга өйрәтәбез. Укучыларны әхлакый-патриотик тәрбия-ләүнең төп шарты – өлкән буын белән тыгыз бәйләнеш урнаштыру.

Тыл хезмәткәре янында кунакта булдык
Тыл хезмәткәре янында кунакта булдык
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: