Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
19 Май 2023, 09:32

Аларны завод юлы таныштырган...

15 майда бөтен дөньяда Гаилә көне билгеләп үтелә.

Аларны завод юлы таныштырган...
Аларны завод юлы таныштырган...

Бу көннең барлыкка килүенә – 30 ел, аны оештыру турындагы резолюция 1993 елда БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан кабул ителгән.

Бу көн гаиләнең кадерен белергә кирәклекне искәртә, чөнки һәрберебезнең гомер юлы гаиләдә башлана, шәхескә гаиләдә нигез салына. Ул безнең өчен таяныч һәм буыннарның үзара бәйләнеш үзәге булып тора.

Шикәр заводы бистәсеннән Габбасовлар гаиләсе илле елдан артык бергә гомер кичерә. Җәй көннәрендә алар бакча йортында яшиләр, анда мунчалары да бар, терлек асрыйлар, яшелчә-җимеш үстерәләр. Филзира апа пирог-лар пешерә, тормыш иптәше белән икәүләшеп беседкага утырып, яшьлекләрен искә алып, сөйләшә-сөйләшә чәй эчәргә яраталар. 

Икесе дә авылдан булсалар да, заводка эшкә килгәч танышканнар. Рәис абый тумышы белән Әмин авылыннан, ә Филзира апа Благовар районыннан, Былышлыдан. Алар Чишмә шикәр за-

водына ерак 1971 елның мартында эшкә урнашалар һәм бер-берсен очраталар. Рәисне кызның гадилеге һәм ачык күңелле булуы әсир итә, ә кызга егетнең тыйнаклыгы һәм әдәпле булуы ошый.

– Бер-беребезне эшкә барганда күрдек. Ә бер көнне ул дуслары белән безнең тулай торак бүлмәсенә кунакка килде. Очраша башладык, ә алты айдан соң ЗАГСка гариза бирдек. Рәиснең туган көнендә, 14 июльдә, өйләнештек. Мин аңа шундый бүләк ясадым, – дип елмая Филзира Якуп кызы.

Завод аларга тулай торактан бүлмә бирә, тик башта ике яшь гаиләгә бер бүлмәдә яшәргә туры килә, әмма авырлыклар хисләрне ныгыта гына. Рәис абый заводта известь цехында бригадир булып эшли. Филзира апа да башта цехта эшли, ә балалар тугач, аңа сменалы эштән китәргә туры килә һәм ул чөгендер пунктына күчә. Өч бала тәрбияләп үстерәләр.

– Өйдәге мәшәкатьләрне үзара ничек бүлешәсез? – дип сорадым мин алардан.

– Мин бары тик хатын-кыз эше белән генә мәшгульмен. Чигәргә, пешерергә яратам. Йорт алдында чәчәкләр үстерәбез. Рәис мине саклый – бөтен авыр эшне үзе башкара. Минем үз гомеремдә кулыма балта, көрәк тотканым юк. Ул хәтта өйдә яшелчә-җимешләр бармы-юкмы икәнлеген дә барлап кына тора.

Бәрәңге, суган яки башка яшелчәләр бетеп китсә, шунда ук кар базыннан барып ала, – дип җавап бирде Филзира апа.

– Минемчә, бөтен ирләр дә шулай эшли. Ул – минем иң кадерле кешем. Миңа аның ачык йөзле, яхшы күңелле булуы ошый, – ди Рәис Идрис улы.

– 50 ел 50 көн кебек үтте. Тормышыбызда авыр мизгелләр булса да, яхшы яшибез, – диләр Габбасовлар.

Тугыз ел элек аларга зур кайгы килгән – кызларын югалтканнар, аның улы белән кызы ятим калган. Рәис абый белән Филзира апа, ничек кенә авыр булмасын бирешмәскә тырышканнар, чөнки оныкларын аякка бастырырга кирәк булган. Хәзер инде балалар үсеп җиткәннәр, үзаллы тормышта яшиләр, картәти-картәниләре янына еш кайтып йөриләр. 

Гаилә бәхетенең асылы бик гади: шатлыкта да, кайгыда да бергә булырга һәм бер-береңне хөрмәт итеп яшәргә кирәк, дигән фикердә Габбасовлар.

Аларны завод юлы таныштырган...
Аларны завод юлы таныштырган...
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: