Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
17 Май 2023, 12:05

Рәсәйнең атказанган очучысы

Гөлия Гәрәева Бу көннәрдә ил алдында батырлык кылган геройларны искә алабыз. Безнең республика да – илебезгә шундый батырларны күп үстереп биргән төбәк.

Рәсәйнең атказанган очучысы
Рәсәйнең атказанган очучысы

Шуларның берсе – якташыбыз Риф Сәхәбетдинов. Риф Рәис улы вертолетларның барлык төрләрендә очса да, һәрвакыт «МИ-24»не өстен күргән. Үз гомерендә ул һавада 6 000 сәгатьтән артык булган. Авиация хезмәтенә ул 34 елдан артык гомерен багышлаган, хәрби очучы-снайпер, «Рәсәйнең атказанган очучысы» исеменә лаек.

Риф Сәхәбетдинов 1955 елда Уфада туган. Ул гади авыл эшчеләре Сәгыйдә һәм Рәис Сәхәбетдиновларның дүрт баласының иң өлкәне. Балачагы Чишмә районының Келәш авылында үткән. Әмма авыл мәктәбе тулы булмаганлыктан, 8нче сыйныфтан соң Уфада укырга туры килгән. Укуын дәвам итү өчен егет мөстәкыйль рәвештә урыс телен өйрәнә, чөнки Келәштә укыту татарча гына алып барыла. Мәктәпне тәмамлагач, ул Сызрань югары хәрби очучылар училищесына укырга керә. Очарга «МИ-2» һәм «МИ-8»дә өйрәнә, тик игътибарын яңа «МИ-24» җәлеп итә. 2001 елда аңа «Рәсәй Герое» исеме бирелә.

 

Монголиядә

Училищедан соң ул Монголиягә хезмәткә җибәрелә. Ул килгәндә биредә 3 эскадрилья була, икесе – «МИ-24»тә, ә өченчесе «МИ-8»дә оча. «МИ-24» көчле коралланган Европадагы иң җитез вертолетлар була. Аларда тәҗрибәле очучылар гына оча.

Әмма егетнең заманча машинада очу теләге бик көчле була. Яшь лейтенант «МИ-24»тә очарга рөхсәт сорый. Командование егетнең теләген хуплый, ләкин вертолетны үзләштерүгә нибары бер ай бирелә. Сәхәбетдинов шул вакытка сыеша.

Монголиядән соң Карпат буенда хезмәт итә ул. Ә 1983 елда аның Әфган­станга командировкасы башлана.

 

Әфганстанда

Риф Сәхәбетдинов биредә 540 сәгатьлек 480 хәрби очыш ясый.

– Әфганстанга килү белән үк диярлек, беренче очышта ук безнең бер вертолетны бәреп төшерделәр. Бөтен экипаж – 3 кеше – һәлак булды. Моңа ышану бик авыр иде. Без алар белән бергә укыдык, бергә әзерләндек, әле яңа гына килдек, яңа гына бер өстәл артында сөйләшеп утырдык, ә хәзер бу кешеләр юк. Шунда мин сугышның нәрсә икәнен аңладым, – дип искә ала Сәхәбетдинов. – Бервакыт Кандагар районына очтык. Анда бары тик таулар һәм ком. Төшеп утыру мөмкин түгел диярлек: я вертолетның борыны комга күмелә, я бөтенләй идарәне югалтып, әйләнергә мөмкинсең. Өстәвенә, ягулык бару-кайтуга гына җитә иде. Безнең сугышчылар арасында яралылар күп иде, аларны алырга кирәк. Вертолет утырды да борыны белән комга капланды. Яралыларны – 12 кешене төядек. Бу артык йөкләнеш иде, вертолет очып китә алмады. Ләкин яралыларны калдыру уе булмады, чөнки ул очракта егетләр иртәнгә кадәр дә яши алмаслар иде...

Риф Сәхәбетдинов шунда кыю карарга килә. Вертолетны утыртканда ул якында гына тирән упкын барлыгын күргән була. Ул вертолеты белән... әлеге упкынга «чума» һәм очып китә. Шул рәвешле яралы солдатларның барысын да коткара. Ягулык бик аз калган була, шуңа аэродром полосасына төшеп тә утыра, двигательләр дә сүнә...

1984 елда Сәхәбетдиновның  үзен дә бәреп төшерәләр: дошман ракетасы вертолет двигателенә элә­гә. Биеклек зур булмый – 50 метр чамасы. Машина тау битенә килеп төшә. Дошманнар шундук вертолет экипажын уратып ала башлый. Бәхеткә, радист базага мәгълүматны тапшырырга өлгергән була. Патроннар беткәндә генә башка вертолетлар ярдәмгә килеп җитә, дошманнарны юк итә һәм экипажны эвакуацияли.

 

Чечняда

Әфганнан соң 1985 елда капитан Сәхәбетдинов Ю. А. Гагарин исемендәге Хәрби-һава академиясендә курсларда укый. Карпат буенда, Германиядә хезмәт итә, Костромадагы вертолет полкы командованиесендә була, арытаба Таҗикстанга командировкага китә.

1996 елда полковник Сәхәбетдинов Төньяк Кавказ хәрби округына Владикавказдагы 58нче армиянең авиация командиры урынбасары вазифасына килә. Контртеррористик опера­циянең Чечнядагы башлангыч этабында ул гаскәрләрнең Көнбатыш группировкасы составында хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Бу иң катлаулы юнәлешләрнең берсе була: безнең гаскәрләр беренче көннәрдән үк боевикларның каты каршылыгына юлыга.

1999 елның декабрендә катлаулы сугыш шартларында Сәхәбетдинов Горагорск торак пункты районында засадага эләккән Рәсәй гаскәрләре развед­төркемен коткара. Сугыш яланына килгәч, ул вертолетларының төгәл эшен һәм разведчикларны эвакуацияләүне оештыра. Соңрак Риф Рәис улының вертолетында 16 тишек санаганнар, ләкин разведчикларны коткара алганнар. Ул вакытта боевиклар 70ләп кешесен югалткан.

 

Сугышта да, тормышта да тугры иптәш кирәк

Хатыны Галина Витальевна белән Риф Рәис улы 40 елдан артык гомер ки­черәләр.

– Мин еш кына яшь егетләргә, шаярып: «Очучы булыгыз, очучыларны кызлар ярата», дим. Ә чынлыкта, хәрби очучының хатыны булу җиңел түгел. Хәрби очучыга үзен Ватанга хезмәт итүгә багышларга туры килә. Шуңа күрә үзеңә тормыш юлдашы сайлаганда һәрвакыт янәшәңдә булырдай, синең арттан иярергә әзер кешене сайларга кирәк. Теләсә нинди кыенлыкларга әзер булсын ул. Хатыным – минем чын сугышчан дустым, – ди ул.

Сәхәбетдиновлар Елена һәм Юлия исемле ике кыз тәрбияләп үстерә.

 

Гомер заяга үтмәгән

2002 елда ул Ленинград хәрби округы авиациясе башлыгы вазифасына тәгаенләнә. 2003 елда аңа генерал-майор званиесе бирелә, шул ук вакытта 6нчы армия командующие урынбасары итеп билгеләнә. 2007 елда запаска чыга, 2008-14 елларда Башкортстан Республикасының Санкт-Петербургтагы даими вәкиллеге белән җитәкчелек итә.

2001 елда Төньяк Кавказда хәрби бурыч үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен Риф Сәхәбетдиновка «Рәсәй Герое» исеме бирелә. Герой йолдызын аңа Владимир Путин тапшыра. Тагын да ул Батырлык, Кызыл Йолдыз орденнары, «СССР Кораллы Көчләрендә Ватан алдындагы хезмәте өчен» һәм 25тән артык башка медальләр белән бүләкләнгән.

– Мин үзем командир булгач, минем өчен иң авыры кул астындагы сугышчан дусларны югалту иде. Һәлак булган һәр дустың йөрәктә тагын бер җөй калдыра, – ди ул.

 

Рәсәйнең атказанган очучысы
Рәсәйнең атказанган очучысы
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: