Чишмэ
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
16 Май 2023, 15:01

Чишмә төбәгенең горурлыгы

Күптән түгел Тарих-туган якны өйрәнү музеенда педагогика фәннәре докторы, профессор, РФ Югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре, БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты Раил Мирвәй улы Әсәдуллинның 70 яше тулуга багышланган тантаналы чара булып узды.

Чишмә төбәгенең горурлыгы
Чишмә төбәгенең горурлыгы

Район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров шул уңайдан хөрмәтле якташыбызга «Чишмә муниципаль район алдындагы казанышлар өчен» мактау билгесен тапшырды.

– Хөрмәтле Раил Мирвәй улы! Сез кече Ватаныбыз өчен күп көч саласыз. Без сезнең туган якка карата җылы мөнәсәбәтегезне һәм даими игътибарыгызны күрәбез. Сезгә чын күңелдән шәхси һәм һөнәри планнарыгыз, якты идеяләрегезнең уңышлы тормышка ашуын, оптимизм һәм бетмәс-төкәнмәс көч-дәрт һәрвакыт алга барырга ярдәм итүен телибез!

Сезнең хезмәт биографиягез кешенең максатчанлык, тырышлык һәм оештыра белү сәләте ярдәмендә бар нәрсәгә ирешә алуына ачык мисал булып тора. Без сезнең якташыгыз һәм замандашыгыз булуыбыз белән горурланабыз! – диде Ришат Әнис улы.

Раил Мирвәй улы – Педагогик белем бирү буенча халыкара фәннәр академиясе әгъзасы, Мифтахетдин Акмулла исемендәге премия лауреаты, Салават Юлаев ордены кавалеры. Хезмәт эшчәнлеге чорында «Ватан алдындагы казанышлар өчен», «Хезмәт батырлыгы өчен», Рәсәй Федерациясе халыклары ассамблеясы советының «Рәсәй халыклары дуслыгы һәм бердәмлеге» медальләренә, Акмулла университетының Мактаулы профессоры исеменә лаек була.

Юбилей көнендә Раил Мирвәй улына Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров «Башкортстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» орденын тапшырды. Якташыбыз күп санлы мактаулы исемнәре һәм казанышлары булуга карамастан, тыйнак һәм аралашучан кеше. Кичәне оештыручылар аны хөрмәтләп түрдәге урынга чакыргач, ул «әле беркайчан да музей экспонаты булганым юк иде», дип шаяртып та алды.  

– Мин тормышта күп нәрсәгә ирештем, һәм мине беркайчан да кешеләр каршына, сакчы-фәрештәм Алсу Тәлгать кызы (Раил Әсәдуллинның тормыш иптәше, автор искәрмәсе) һәм хөрмәтле, минем өчен һәрвакыт абруйлы булган яраткан абыем Ромил Мирвәй улы алдында музей раритеты итеп утыртырлар, дип уйламаган идем. Башлангыч мәктәптә укыганда абый, тәртипле һәм тырыш укучы буларак, минем өчен һәрвакыт үрнәк булды, аңа охшарга тырыша идем, – диде ул.

Радик Әхмәдиев музейда очрашу үткәрергә тәкъдим иткәч, баш тартырга тырышып карадым, ләкин ул мине якыннарыңа һәм укытучыларыңа рәхмәт белдерү мөмкинлеге бар дип ышандырды, – диде Раил Мирвәй улы һәм мәктәптә белем биргән барлык укытучыларын искә алды.

– Тәнзилә Мохтар кызы Галикәевага, Ләлә Таһир кызы Тимашевага, Мәхмүт Закуан улы Сафуановка, Әсхәт Махиҗан улы Галикәевка, Николай Тимофеевич Мареевка, Рәшит Фәрвәз улы Карачуринга, Галина Михайловна Мареевага, Вера Васильевна Кузьминага рәхмәтлемен. Бу кешеләр ярдәмендә мин таш гасырның ташлар беткәнгә түгел, ә кешеләр белем ярдәмендә үсеш алырга, кеше буларак  формалашырга һәм игелек эшләргә өйрәнгәнгә тәмамлануын аңладым. Чишмә халкына чиксез рәхмәтлемен, мин үз гомеремдә бик күп танылган кешеләр белән аралаштым, ләкин туган якка кайткач, үземне янә укучы итеп тоям. Шуңа инандым, без кем генә булсак та, нинди генә урында эшләсәк тә, үзебезнең әти-әниләребездән һәм укытучыларыбыздан югарырак була алмаячакбыз, – диде Р. Әсәдуллин.

Раил Мирвәй улы мөгаллим һөнәрен дә, очраклы гына булса да, үзенең укытучысы Әсхәт Махиҗан улы аркасында сайлаган. Чишмә авылының урта мәктәбен тәмамлагач, укытучысы аңа болай дип киңәш бирә: «Раил, кулыңнан килә бит, син – комсомол секретаре, тимурчылар командасы капитаны, чаңгычы, барысын да беләсең, шуңа күрә башта мәктәптә эшләп ал – аннары үз юлыңны сайларсың», ди.

Хезмәт юлын ул шулай Келәш мәктәбе укытучысы булып башлый. Аннары, ярты гасырга сузылган эш стажы дәвамында хезмәт юлының күп катлы баскычларын үтә...

Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, Раил Әсәдуллин Башкорт дәүләт педагогия институтына укырга керә. Укуын уңышлы тәмамлагач, аны югары уку йортында эшкә калдыралар: 1978-1983 елларда ВЛКСМ комитеты секретаре була.

Ләкин ул һәрвакыт фәнгә, мәктәп укучыларының һәм студентларның уку процессын өйрәнүгә тартыла. Шулай итеп Мәскәүдә, башкала югары уку йорты аспирантурасына укырга керә. Диссертациясен уңышлы яклагач, Раил Әсәдуллин кире үзе белем алган урынга – республиканың югары педагогик уку йортына кайта. Институт җитәкчелеге яшь, актив, максатчан һәм җаваплы укытучыны шунда ук күреп ала. Бер ел да үтми, аны педагогика кафедрасы мөдире итеп сайлыйлар, бер үк вакытта табигый-география факультеты деканы вазифасын башкарырга да өлгерә. Укыту эшен башлаганнан соң ун ел үтүгә Башкорт дәүләт педагогия институтының проректоры итеп билгеләнә. Раил Әсәдуллин актив фәнни эшчәнлек алып бара һәм 2001 елда Мәскәү педагогия университетында докторлык диссертациясен яклый.

2005 елда аның җитәкче сыйфатындагы кандидатурасы институт коллективына тәкъдим ителгәннән соң, галимнәр советы Раил Әсәдуллинны бертавыштан ректор итеп сайлый.

Хәзер бу югары уку йортында Университет комплексының төбәк моделе булдырылган. Бирегә Рәсәйнең төрле төбәкләреннән генә түгел, Европа илләреннән дә тәҗрибә алу өчен киләләр. Әлеге югары уку йортында Раил Әсәдуллинның үз аудиториясе бар, 2023 елның 24 апрелендә М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында аны ачу тантанасы булган.

Раил Мирвәй улы «Матур мәктәп» Халыкара педагогик хәрәкәт рәисе, «Рәсәйнең ел укытучысы» Бөтенрәсәй турының даими жюри әгъзасы, «Ел укытучысы» республика конкурсы жюри рәисе, «Башкорт дәүләт педагогия университеты комплексы» ассоциациясе президенты, «Башкортстанның педагогик журналы»ның баш мөхәррире булып тора. Бүгенге көндә ул дистәләгән фән кандидатлары һәм докторлары әзерләгән, өч йөзгә якын фәнни мәкалә, бик күп китаплар бастырган галим-педагог. Сүз уңаеннан, чара ахырында ул якташларына үзенең 25нче – «Киләчәк өчен мәгариф» китабын бүләк итте.

Чишмә төбәгенең горурлыгы
Чишмә төбәгенең горурлыгы
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: