Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район кешеләре
15 Май 2023, 12:04

Сугыш өткән балачак

Җиңүнең 78 еллыгы алдыннан горурлык белән Бөек Ватан сугышы ветераннары турында сөйлибез, шул ук вакытта балачаклары сугыш чорына туры килгән, ачлык, ялангачлык кичергән кешеләрне хөрмәт белән искә алабыз.

Сугыш өткән балачак
Сугыш өткән балачак

Бу буын сугыш чорын һәм сугыштан соңгы елларны яхшы хәтерли.

Чишмә районының Ярми авылыннан Рәүфә Мөслимовага сугыш башланганда 11 яшь кенә була. Ул 1930 елның 1 гыйнварында күп балалы гаиләдә туган. Бала чагында ук, өлкәннәр белән беррәттән, авыр эш башкарган. Укуын ташларга туры килгән, чөнки кечкенә туганнарын карау һәм хуҗалыкта ярдәм итү дә аның иңнәренә төшкән. Фермада савымчы булып эшләгән, җәй көне колхозда, көзен элеваторда хезмәт куйган, кышын тимер юл станциясендә кар чистарткан. Сугыш тәмамланганнан соң да Бишкәҗә авылы янында канаулар казыган.

– Гаиләдә дүрт бала идек. Әтине 1941 елның 1 сентябрендә сугышка алдылар, ә бер айдан соң кече энем туды. Әтинең бер генә хаты килде, анда ул Пенза шәһәре аша үтәчәкләре турында хәбәр иткән иде. Башкача хатлары булмады, – дип искә ала тыл хезмәткәре.

Рәүфә апа 1951 елда ике ел фронтта булып кайткан Зинур Мөслимовка кияүгә чыга. 38 ел тату гомер кичерәләр, җиде бала тәрбияләп үстерәләр.

– Әти сугыштан сул як иңбашы яраланып кайта. Пуля йөрәк яныннан үтәли тишеп чыга. Фронттан кайткач ул Чишмә районы эчке эшләр органнары системасында эшли. Күп санлы медальләр, беренче һәм икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнә, – дип сөйләде безгә аларның кызлары Гөлгенә Рәхимова.

Рәүфә Хәйфулла кызы да күпьеллык намуслы хезмәте өчен медальләр һәм Ана даны ордены белән бүләкләнгән.

Кадерле ветеранны бәйрәм уңаеннан котлау өчен Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча бүлеге начальнигы, полиция полковнигы Евгений Казаков һәм ветераннар оешмасы рәисе, отставкадагы милиция майоры Әкрам Туктаров килделәр, ныклы сәламәтлек, рух күтәренкелеге һәм озын гомер теләделәр. Фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдерделәр, бүләк һәм чәчәкләр тапшырдылар. Ветеран һәм аның гаилә әгъзалары, үз чиратында, котлаулары, игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтүләре өчен рәхмәт әйттеләр.

Сугыш өткән балачак
Сугыш өткән балачак
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: