Әлеге вакытта ул Воронеж шәһәренең Жуковский һәм Гагарин исемендәге Хәрби-һава академиясендә белем ала.
– Башка һөнәр турында уйлаганым да булмады. Курсант булуны максат итеп куйдым, мине башка вариантлар кызыксындырмады. Хәзер хәрби академиядә «Авиация буенча элемтә чаралары» белгечлеге буенча икенче курста белем алам, – дип сөйләгән иде Радмир «Чишмә» гәзите хәбәрчесенә кышкы каникулларга кайтканда.
Быел егетнең Мәскәүдә Кызыл мәйданда узган парадта катнашу турындагы хыялы чынга ашкан. Радмир Мортазин Воронежның Жуковский һәм Гагарин исемендәге Хәрби-һава академиясендә укуы белән горурлана.